Барлык яңалыклар
Новости
27 февраль 2019, 16:43

Йөз сумлык котлау

Йөз сумлык котлау
Тиздән календарь барлык ирләргә язның беренче бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне җитүе турында искә төшерер.
Һәр ир-ат, һичшиксез, үзенең сөеклесе турында хәстәрлек күрә. Әмма бәйрәм алдыннан аларга игътибар тагы да арта.
Бүләк һәм тәбрикләү сайлау җиңел түгел, шуңа да көчле затларга без дә ярдәм кулы сузып, аның яңа төрен тәкъдим итәргә булдык. 8 март уңаеннан тапшырылган бүләкнең кайдадыр тартмада яки шүрлектә тузан җыеп ятуын беркем дә теләмидер.
Хөрмәтле укучыларыбыз! Хәзер Сезнең хатыныгыз, әниегез, кызыгыз, хезмәттәшләрегезне безнең гәзит сайты аша да тәбрикләү мөмкинлеге бар. Якыннарыгыз турындагы мәгълүмат һәм фоторәсемнәрне 8-919-615-74-19 номерына теркәлгән ватсапка җибәрегез. Мондый кабатланмас котлауның хакы нибары 100 сум.
Гәзитебезнең электрон вариантын ундүрт меңнән артык кеше укый. Уйлап карагыз, никадәр кеше сезнең котлауны яки мәхәббәт белдерњегезне күрәчәк. Яшь егетләр сөеклеләренә тәкъдим ясамаган булса, алар моны сайт аша да эшли ала.
Нибары йөз сумга сез кабатланмас һәм онытылмас бүләк ясый аласыз.
Сезнең мөрәҗәгатьләрегезне кљтеп калабыз.
Читайте нас: