Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
26 февраль 2019, 18:00

Иң билгеле димчедә кунакта

Иң билгеле димчедә кунакта
– Мин танылган алып баручылар Лариса Гузеева, Роза Сабитова һәм Василиса Володина белән таныштым. Василиса үзенә тартып торган кеше. Ә Лариса белән Розаның бурычы икенчерәк – катнашучының кимчелекле якларын табу. Шулай булуга карамастан, алар да миңа ошады. Алардан башка күңелсез булыр иде. Тапшыруны төшергәнче һәркемне сценарий белән таныштырдылар. Кайда, ничек карарга кирәклеген, кайсы камерага сөйләү турында аңлаттылар. Ни өчен бардым? Телевидение эшчәнлеген, тапшырулар төшерү мизгелен, профессионаллар ничек эшләгәнен күрәсем килде. Алып баручылар кайвакыт шәхси тормыш, гадәтләр турында шундый да тирәнгә кереп сораулар куды, хәтта алардан үзеңне кыен тоясың. Юл, кунакханәдә тору чыгымнарын капладылар, бер уңайдан Яңа ел алды Мәскәүне дә күрдек, – дип тәэссоратлары белән бүлеште якташыбыз.
Телепроект кагыйдәләре буенча Роза турыдан-туры кәләш булып кияү сайлый алмаган, шуңа да аңы, башка ике гүзәл затка кебек үк, үзләрен сайлау шартын кабул итәргә туры килә. Тапшыру эфирга чыкканнан соң мөхәррирләр рейтинг буенча тамашачыга иң нык ошаган кешене герой итеп чакыралар икән.
– Хәзер төп герой сыйфатында катнашырга чакырып шалтыраталар, әмма тәкъдимнәрен кабул итәргә ашыкмыйм, – ди Роза.
Чибәр, кызыклы әңгәмәдәш, иҗади карашлы Розаны ошатучылар байтак. Әмма хыялы – Останкиноны үз күзләре белән күрү теләге хакына ул тапшыруда катнашырга карар кыла.
Читайте нас: