Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
22 февраль 2019, 16:31

Фидан үзе килгән!

Фидан үзе килгән!
Очраклы рәвештә генә танылган берәр кешене күрү – ул һәрвакыт кечкенә вакыйга. Яшәгән йортың янындагы гади кибеттә һәркемгә таныш затның йәбер карап йүрәенә шаһит булу кызыклы күренеш.
Күпләр атаклы кешеләр үзләрен башкалардан яхшырак санап, эре кыланалар дип уйлыйлар. Бу һәрвакыт шулай түгел. Алар да кайчандыр гап-гади кеше булган, безгә хас һәр нәрсә аларга да ят түгел.
Пәнҗешәмбе район үзәге челтәр кибетләренең берсенә Фидан Гафаров килеп кергән. Әйе, әйе, нәкъ ул – Башкорт академия драма театрының легендар актеры...
– Күчтәнәчләр алырга кердем әле. Бу кибет миңа ошый, авылга кайтканда еш кына туктап, кереп чыгам. Биредә мөлаем сатучы кызлар эшли, – диде ул.
Республикада аны белмәгән кеше юктыр. Гадәттәгечә, артист кечесенең дә, олысының да үтенечләрен кире какмады: рәхәтләнеп автографлар таратты, сорауларга җавап бирде. Форсаттан файдаланып, кибеткә килүчеләр аның белән истәлеккә фотога тљште.
Әхмәт авылында яшәүче Гаян Талипов бу очрашуны төшереп калырга өлгергән бәхетлеләрне берсе (фоторәсемдә).
– Талант ияләренең шундый гади була белүләре сөенечле, – ди Гаян Әгыян улы.
Читайте нас: