Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
19 февраль 2019, 17:18

Геройның әти-әниләрендә

Очрашулар
Геройның әти-әниләрендә
Әфган сугышы ветераннары ел саен А.Кисамовның әти-әнисенә баралар. Быелгы 15 февраль дә искәрмә булмады. Ринат Мөхәммәтҗанов һәм Риф Хаҗипов гөлләмә һәм күчтәнәчләр белән геройның әти-әнисенә юлланды. Фәрхиниса әби һәм Фәрвәз бабайныә икесенә дә тиздән сиксән дүрт яшь тулачак. Сәламәтлекләре борчуга карамастан, егетләрне, гадәттәгечә, көттеләр.
– Алар килүенә чиксез шатбыз. Игътибарлары һәм хәстәрлекләре өчен рәхмәтлебез. Исән-сау булсыннар, – диде Фәрхиниса әби.
– Бүген әфган җиреннән гаскәрләрне чыгаруга утыз ел тулды. Каџарман ул тәрбияләгәнегез өчен сезгә рәхмәтлебез. Хәрби приказ һәм антына тугры калган Анатолийны хәтерлибез һәм сезнең белән бергә юксынабыз, – диде Р.Хаҗипов.
Һәр җәйне сугышчы-әфганчылар Анатолийның каберенә килеп тә искә ала.
А.НИЛОВ.
Читайте нас: