Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
19 февраль 2019, 17:16

Аның сүзләренә кара

Бәйрәмнәр
Аның сүзләренә кара
23 февральгә кадәр бераз вакыт бар. Бу күннәрдә гүзәл затларыбызны «Бәйрәм уңаеннан тормыш иптәшемә, әтиемә, улыма, абый-энегә, нәрсә бүләк итәргә?» дигән сорау борчый. Аларга күнегелгән кырыну күбеге, душ геле яки носки бүләк итүдән быел читләшергә тәкъдим итәбез. Аларны аңа болай да хезмәттәшләре бүләк итүе ихтимал.
Кайсыбер ирләр хатыннарыннан үз куллары белән эшләнелгән бүләк күтүләре хакында хәбәр иттеләр. Ул бәйләнгән яки башка иҗат үрнәкләре булырга мөмкин.
Шул ук вакытта ирләр сезнең «иң уңышлы» борщыгыз бңйрңм табыны өчен бик барып бетмәс дип саныйлар.
– Соңгы вакытта фотоколлаж, календарь яки видеоязмалар эшләү модага керде. Минемчә, һәр хатын-кыз үз ирен теләсә кайсы киңәшчедән яхшырак белә. Иң мөһиме – бүләк чын күңелдән һәм сөю белән эшләнсен, – дип яза Уфадан Наилә ханым.
– Иң яхшы бүләк – тренажер залына абонемент яки кинога билет, – пейнтболга да ярый. Кыскасы, вариантлар җитәрлек. Нибары игътибарлырак булырга һәм саклаучы-яклаучыгызның сүзләренә колак салырга гына кала. Алар теләкләрен яңгыратмый калмый, – дип фикерләре белән уртаклаша даими укучыбыз Ләйсән Ермолаева.
Һәр бүләк көтелмәгән булырга тиеш. Беркайчан да серне алдан чишмәгез. Тапшырганда ирләрегезнең күзләренә карап елмаерга онытмагыз.
Дуслар! Сезнең дә җавап хәбәрләрегезне ватсапта 8-919-615-74-19 номеры буенча көтәбез.
Читайте нас: