Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
15 февраль 2019, 16:03

Нинди бүләк көтәсез?

Нинди бүләк көтәсез?
23 февраль – Ватанны саклаучылар бәйрәме генә түгел. Бу көнне котлауларны кечесеннән алып олысына кадәр барлык көчле зат вәкилләре кабул итә. Шуның өчен без, хатын-кызлар, ел саен иң якын ирләребезгә – әтиебез, тормыш иптәшебез, абый-энебез, улыбызга, шулай ук эшебездәге хезмәттәшләребезгә нәрсә бүләк итү хакында баш ватабыз. Ел саен носки, шампунь, гель кебек бер үк бүләкләр һич тә бирәсе килми.
Бездән ирләр үзләре нинди бүләк көтә икән соң? Нинди бүләкләргә алар сөенәчәк? Безгә ярдәм итегез, хөрмәтле ирләр!
Хөрмәтле укучылар! Үзегезнең уй-теләкләрегезне безнең белән дә уртаклашыгыз. Чөнки кыйммәтле бүләкләр алырга һәммәсенең дә мөмкинлеге юк бит. Бу кул белән эшләгән бүләк тә булырга мөмкин ич. Кызыклы идеяләрегез турындагы хәбәрләрегезне 8-919-615-74-19 телефоны буенча ватсапта хәбәрләрегезне көтеп калабыз.
Читайте нас: