Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
3 февраль 2019, 17:58

Ах, нинди гүзәл ханым!

Ах, нинди гүзәл ханым!
Мондый соклану сүзләрен кайсы гүзәл затның ишетәсе килми икән. Алар беркайчан да артык булмаячак. Ул сүзләрне кабат-кабат тыңларга да әзербез. Ирләрдән ишетү – куаныч, хатын-кызлар әйтсә – икеләтә күңелле. Бүген нәкъ шушы юлларны хезмәттәшебез Фирдәүсә Гаймаловага юллыйбыз. Ул бүген – юбиляр: язмыш лаеклы тормышы өчен ике бишле белән бүләкләде.
Фирдәүсә ханым коллективыбызда 35 ел эшләде. Иптәше Зәбир Әсхәт улы белән өч кыз – Лидия, Алия һәм Элинаны тәрбияләп үстерделәр. Хәзер инде биш оныгының сөекле картәнисе.
Һәр хатын-кызның үзенә генә хас сыйфаты була диләр. Хезмәттәшебез һәрвакыт көләч, ачык йөзле, киләчәккә өмет белән генә карый торган позитив кеше. Шуңа да аның бар сыйфатларын да яратабыз. Аңарда мөлаемлык белән үҗәтлелек бергә үрелгән. Корган тормышын бернигә дә карамый саклый алуына, шул ук вакытта заман белән бергә атлый алуына таң калабыз.
Без, район гәзите коллективы, чын күңелдән Фирдәүсә Фәһим кызын юбилее белән тәбриклибез һәм ныклы тазалык, гаилә бәхете һәм тормышның тик яхшылыкларын гына телибез. Шундый ук көләч һәм сөйкемле булып калыгыз!
А.ВӘЛИЕВА. Автор фотосы.
Читайте нас: