Фәнисә апа – актив кеше. Райондагы, республикадагы шактый чараларда теләп катнаша. Шигырьләре район гәзите битләрен бизи. Гаилә әгъзаларын еш кына яраткан шөгыле – камыр ашлары пешерү белән сөендерә.
Шушы көннәрдә ул «Юлдаш» радиосы игълан иткән конкурста катнашырга теләк белдерде. Тәҗрибәле хуҗабикә бәйгегә зур бәлеш, гөбәдия, эремчекле пирог һәм чәк-чәк пешерде.
Хөрмәтле укучыларыбыз! Җомга көнне конкурс җиңүчесе билгеләнәчәк. Ә моңа кадәр якташыбызны яклап, үз тавышларыбызны аның өчен бирә алабыз. Моның өчен https://vk.com/topic-4647320_39897887?post=34462 сылтамасы аша үтеп, охшый төймәсенә басыгыз.