Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
17 гыйнвар 2019, 17:30

Афәрин, кызлар!

Бүген – Сәләтле балалар көне
Афәрин, кызлар!
Ләкин һәр укучы да үзенең сәләтен мәктәп программалары кысаларында гына гамәлгә ашыра алмый. Еш кына балаларның берәүләре нинди дә булса аерым фән буенча тирәнтен белем тупларга тели; икенчеләре туган якны өйрәнү белән ныграк кызыксына; өченчеләре фәнни-тикшеренү эшчәнлеге, анализлау белән мавыга.
Менә шуларны истә тотып, безнең Илек урта мәктәбендә сәләтле балалар белән эшләүгә зур игътибар бирелә. Моның нәтиҗәләре дә яхшы.
Кече фәннәр академиясендә катнашкан укучыларыбыз быелгы уку елында муниципаль этапта үткән бәйгедә призлы урыннар яулады. Мәсәлән, Айгөл Әхияруллина (җитәкчесе Э.Гайнетдинова) – икътисад, Алсу Назарова, Диана Әхмәлетдинова һәм Айгөл Әхияруллина (Ә.Фәтхелисламова) топонимика буенча беренче, Диана Вәлиева (З.Вәлиева) лингвистика буенча өченче урыннарны яулады.
Бу укучыларыбыз узган уку елында Татарстан Республикасының Минзәлә шәһәрендә үткән төбәкара «Иҗат киңлекләре» фәнни-гамәли конференциядә катнашып, яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр һәм диплом белән бүләкләнделәр.
Югарыда исемләнгән кызлар бар яклап та: укуда да, сәнгатьтә тә, спортта да сәләтлеләр. Район фән олимпиадаларында уңышлы катнашалар. Без аларга киләчәктә дә шундый үрләргә ирешүләрен телибез. Афәрин, кызлар!
Зөлфия ВӘЛИЕВА, Әлфира ФӘТХЕЛИСЛАМОВА, Илек урта мәктәбе укытучылары.
Читайте нас: