Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
25 декабрь 2018, 14:07

Ихата белән бергә

Бәйрәмнәр
Ихата белән бергә
Бәйрәмнәрне күрше-күлән белән үткәрү гадәте тормышыбызга кабат кайтуы сөенечле. Яңа ел тантаналарын үткәрү урыннары елдан-ел күбәйсә дә, иң күңеллесе аның, һичшиксез, йортың янәшәсендә, күршеләрең һәм дусларың белән узганы. Район үзәге Октябрь урамының 74 һәм 76 санлы йортларында яшәүчеләр дә бергәләшеп балалары өчен Яңа ел тамашасы оештырдылар.
– Бәйрәм ыгы-зыгысын күзәтеп, балалар көлүен ишетеп, үзеңнең дә кәефең күтәрелә. Ихатабызда актив кешеләр яши. Алар чыршы бизәргә теләп чыкты, – ди оештыручыларның берсе Мөнирә Шәйбәкова.
Азамат Асыловтан башка да бәйрәм бәйрәм булмас иде. Чарага әйдәүче буларак, ул бирегә Кыш бабай һәм Карсылуны чакырган. Гөлназ һәм Рамил Ганиевлар үз рольләрен оста башкарды. Бәйрәм ахырында нәниләрнең аларны җибәрәсе дә килмәде.
1нче урта мәктәпнең математика укытучысы Асия Рамазанова балаларны табышмаклар чиштерде, алар белән әйлән-бәйлән, бию флеш-мобы үткәрде.
– Бүген балалар љчен чын бәйрәм. Мондый чаралар күбрәк оештырылса, тагы да яхшырак булачак. Ихатада бергәләп Яңа елны каршылау, үзара аралашу кешеләрне якынайта. Тантананы оештыручыларга, анда актив катнашучыларга барысына да зур рәхмәт, – дип сүзгә кушылдылар ата-аналар.
Биредә яшәүчеләр кайнап торган самавыр чәе һәм тәмле-татлы ризыкларны да үзлүре әзерләде. Ә монда ниләр генә юк: төрле-төрле пироглар, кәнфитләр... Альфина Исламова пешергән тәбикмәкләр аеруча бик тиз ашалып бетте.
Кызганычка, барысы да бәйрәмгә килә алмады, ђмма анда булырга туры килгән һәр кеше канәгать калды.
Айгөл ВӘЛИЕВА.
Автор фотосы.
Читайте нас: