Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
13 декабрь 2018, 12:51

Яңа ел табыны

Яңа ел табыны
Яңа ел табыны Яңа елны каршылау кичке унберенче яртыда-унбердә башлана. Өстәлгә төрле салатлар, салкын ит (тавык, каз, үрдәк), койка, кыздырылган балык, җиләк-җимеш (мандарин, әфлисун, алма), тозлы кәбестә (башлысы яхшырак), тозлы помидор, арыш һәм бодай ипие, минераль сулар, җиләк-җимеш сулары һәм шампан шәрабе куялар.
Яңа ел табыны артык зур булмый: 8-12 кешелек итеп әзерләнә. Шуңа күрә салкын ашларны берәр тәлинкәгә җитәрлек итеп кенә салып чыгаралар. Яңа ел табынына кайнар шулпа бирмиләр. Ләкин кайнар ашамлыкларны ике тапкыр – яңа елга кадәр, гадәттә, балыктан әзерләнгән ашлар һәм яңа елдан соң, әйтик, томалап пешерелгән яки кыздырган ит (сарык, сыер ите) белән кайнар бәрәңге; пилмән, пылау, тутырган каз яисә тавык, өчпочмак, пәрәмәч һәм башка, ахырдан чәй, кофе бирәләр. Чәй янына шикәр, варенье, конфет куялар, кофе янына шикәр, кайнар сөт яисә куертылган сөт, сөт өсте куярга мөмкин. Чәй өстәленә татлы бәлешләр, шулай ук торт, кош теле һ.б. камыр ашлары куярга, төче коймак пешерергә мөмкин.
Кем нәрсә ярата
Яңа ел җитәргә дә књп калмады. Хәстәрлекле хуҗабикәләр Яңа ел табынына нинди ризыклар әзерләүтурында инде уйлана да башлагандыр. Ә сез Яңа ел табынына нинди ризыклар әзерлисез?
Илсөяр:
Икенче көнне казны судан алып, салфетка белән корытабыз. Аджика һәм майонезны кушып, казның эчен-тышын сылыйбыз. Алманың үзәген алып, 4 өлешкә бүләбез. Караҗимешне юабыз, төшен алабыз. Аннары алманы караҗимеш белән катнаштырып, каз эченә тутырабыз.
Казның ярылган җирен тегәбез һәм пешерү өчен махсус пакетка тыгабыз. Пакетның өстен энә белән берничә җирдән тишеп, 2 сәгатькә духовкага куябыз.
Марина:
Башта итне шулпада пешерәбез. Икенче савытта кишер белән бәрәңге, тагын берсендә йомыркаларны пешерәбез. Аларның һәркайсын һәм бер баш суганны чистартып, барлык ингредиентларны вак итеп турыйбыз.
Тоз сибеп, майонез белән болгатабыз. “Оливье”бызны бизәп табынга чыгарабыз.
Миләүшә:
Рәзилә:
Салат күпмегә тушә
Башкортстанда Яңа ел өстәле, традициягә кергән аш-суларны әзерләсәң, 5545 сум 15 тиенгә төшәчәк дип исәпләп чыгарганнар.
Яңа ел табынын бизәүче “Оливье” салатын ясау өчен кирәк-яракларны сатып алсаң, 280 сум тирәсе акчаңны кибеттә калдырырга туры киләчәк. Күрше татарстанлылар бу уңайдан отышлырак, аларда бу сумма 274 сумга төшәчәк икән. Иң арзаны Белгородта: 236 сум тирәсе. Традициягә әверелеп барган “Тун астында сельдь” салатын әзерлим дисәң, республика халкына якынча 132 сумны чыгарып салырга туры киләчәк.
Бүләкләр дә кыйммәтләнгән. Йомшак уенчыкларның хакы ил буенча алганда 523,76 сумга бәяләнә. Китапларны – уртача 311 сумга, шоколадлы кәнфитләрне 295 сумга сатып алырга мөмкин. Шулай ук шампан шәрабы һәм диңгез продуктлары да, бигрәк тә уылдык бәяләре күтәрелгән. Соңгысын тәмләү бәхете безнең кебек гади халыкка шул елга бер тапкыр, Яңа ел табынында гына, тиядер, мөгаен.
Хаклар күтәрелә дип, аппетит кимегәне юк. Ничек тә җаен табып, Яңа елга мул өстәлләр корырга тырыша безнең халык. Быел да бәйрәм табыны сыек булмас, мөгаен.
Читайте нас: