Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
12 декабрь 2018, 12:24

Халык йолалары

Халык йолалары
Бездә бүген каз өмәсе!
Авылларда бүген кызлар җыры,
Тальян моңы чыңлый өйләрдә.
Күңелләрдән күңелләргә күчеп,
Кабат яңгырый иске көйләр дә.
Мамык кына гүя очып куна,
Кызлар җыры, назы күңелдә.
Иске йолаларны изге итеп,
Муллык җыры җиргә түгелә.
Җитеш тормыш белән яшәүчене каз саныннан һәм аның симезлегенә карап та билгеләгәннәр. Күптән түгел Иске Камышлы авылында каз өмәсе булып узды. Быел ул елдагыча берничә дистә каз асраган Ләйсән һәм Данис Нуриәхмәтовлар ихатасында үтте. Аларга мәдәният хезмәткәрләре чын халык бәйрәме кәефен тудырырга ярдәм итте. Хуҗабикә үзе дә Иске Камышлы мәдәни оештыручы.
Мондый чараларда өлкәннәр хуҗабикәгә ярдәмгә килгән яшьләрне осталык серләренә өйрәтә. Әмма күпләр өчен эшнең таныш булуы күренеп тора: җитез һәм йөгрек бармаклары түшкәләрне бик тиз чистартып бетте.
Тазартылган казларны елгага төшеп чайкату гадәтеннән дә баш тармадылар. Ә елгадан кайтканнарны йортта бәйрәм табыны көтте. Аның төп сые – хуш исле каз ите һәм каз мае белән майланган белен.
Каз өмәсе – авыл өчен гадәти күренеш. Ул кешеләргә шатлык өләшә, киләчәккә өмет уята.
Айгөл ВӘЛИЕВА.
Читайте нас: