Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
10 декабрь 2018, 14:23

Мал суйдыгызмы әле?

Мал суйдыгызмы әле?

Мал суйдыгызмы әле?
Камил:
— Безнең гаиләдә барысы да диярлек вегетариан. Соңгы ике елда яшелчә ашауга зур әһәмият бирәбез. Аеруча кызыл чљгендер, кәбестәне яратып ашыйм. Шәхсән үзем 6 килограмм авырлык ташладым, холестерин кимеде, хәрәкәт итү дә тиңел. Хуҗалыкта каз, тавык, 2 сарык бар. Кунаклар килгәндә бәлеш пешерергә шул ит җитә.
Фәнис:
— Мал суймадык әле, бу эшне якын көннәрдә ниятлибез. Хуҗалыкта өч баш терлек бар, кышка тана суярга булдык. Элек сугым бер бәйрәм шикелле иде. Хәзер мал суярга туган-тумача чакыру юк, махсус суючыларны дәшәләр. Без дә шулай эшләргә уйлыйбыз.
Дамир:
— Ел саен туган авылыма мал суярга кайтабыз. Интекмә дип торсак та, әни бер ялгызы асрый. Ул өч баласына да титә. Быел џава шартлары җылы торгач, суймадык әле. Әни карчыкның әмер биргәнен көтәм (көлә). Хәзер салкы-найтты, ике-өч атна эчендә моңа алынырбыз дип уйлыйм. Гадңттң, тана суябыз.
Илназ:
— Эре мал асрамыйм. Хуҗалыкта бары тик тавык, куян гына тотам. Кыш ашау өчен итне хатынымның туган ягыннан алабыз. Әти-әнисе йортына кайтып мал суябыз да, шуннан төяп киләбез.
Читайте нас: