Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
10 декабрь 2018, 13:01

Кече эшкуарлык мәнфәгатьләрен бозган

Район прокуратурасында Кече эшкуарлык мәнфәгатьләрен бозган Район прокуратурасы Кушнаренко авыл Советы хакимиятендә сатып алулар турында законнарның әтэлешен тикшерде. «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товар, эш һәм хезмәтләр сатып алу љлкәсендә контракт системасы турында» федераль законга ярашлы заказчылар еллык сатып алу килешүенең кимендә унбиш процентын кече эшкуарлык һәм социаль юнәлештәге коммерцияле булмаган оешма белән тљзергә тиешләр.

Район прокуратурасында
Кече эшкуарлык мәнфәгатьләрен бозган
Район прокуратурасы Кушнаренко авыл Советы хакимиятендә сатып алулар турында законнарның әтэлешен тикшерде. «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товар, эш һәм хезмәтләр сатып алу љлкәсендә контракт системасы турында» федераль законга ярашлы заказчылар еллык сатып алу килешүенең кимендә унбиш процентын кече эшкуарлык һәм социаль юнәлештәге коммерцияле булмаган оешма белән тљзергә тиешләр.
Узган ел Кушнаренко авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте җыенысы 13,5 миллион сумнан күбрәк муниципаль заказ урнаштырган. Ләкин кече эшкуарлык һәм социаль юнәлештәге коммерцияле булмаган оешмалардан берни дә сатып алмаган. Моның белән аларның хокукларын бозган.
Ачыкланган җитешсезлекләргә нигезләнеп, район прокуратурасы сатып алулар љчен җаваплы авыл хакимияте башлыгы урынбасарына карата административ хокук бозу турында эш кузгатты. Монополиягә каршы федераль хезмәтнең БР буенча идарәлеге бу эшне карап, аңа 25 мең сум күләмендә штраф салды.
Авыл хакмияте башлыгына җитешсезлекләрне бетерүне таләп итеп хат җибәрелде. Таләп канәгатьләндерелде, вазыйфалы зат дисциплинар җаваплылыкка тарттырылды.
Марат НАСЫЙРОВ, район прокуроры.
Читайте нас: