Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
10 декабрь 2018, 14:14

Бүләк оттылар

Матбугат-2019Бүләк оттыларҺәр атнаны район гәзите редакциясе киләсе елның беренче яртысына гәзиткә язылучылар арасында бњләкләр уйната.

Матбугат-2019
Бүләк оттылар
Һәр атнаны район гәзите редакциясе киләсе елның беренче яртысына гәзиткә язылучылар арасында бњләкләр уйната.
Шушы көннәрдә Шәрип һәм Мәмәк авыллары балалар бакчалары коллективларында чираттагы бүләкләр уйнатылды. Алардан тугыз кеше безгә гәзиткә язылу квитанциясенең күчермәсен җибәргән иде. Бүләкләрне уйнатуда бакчага йөрүче бер нәни кыз ярдәмләште.
Әллә ни кыйммәтле булмаган, ләкин чын күңелдән бирелгән бүләкләргә Рәмилә Фазлыева, Гөлшат Афанасьева, Гөлсинә Закирова һәм Зөлфирә Гайнетдинова ия булды. Кызганычка каршы, аларның икесе белән шәхсән очрашып, котлау насыйп булмады. Хезмәттәшләре безнең рәхмәтебезне тапшырырга вәгъдә итте.
Әлегә бүләк отмаганнарны өметләрен өзмәскә чакырабыз. Призларны алга таба да уйнатачакбыз. Әле һәркемнең иң зур бүләк – велосипед оту мөмкинлеге бар.
Район гәзитенә язылыгыз, мотлак бәхет сезгә дә елмаер.
А. ӘХМӘДАЛИНА.
Читайте нас: