Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
6 декабрь 2018, 16:35

Җинаять хроникасы Узган атнада

Җинаять хроникасы Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 65 хәбәр теркәлде, шуларның дүртесе – җинаятьләр турында. Административ хокук бозуның 184 очрагы ачыкланды, шуларның 20се – җәмәгать урыннарында исерек килеш күренү яки спиртлы эчемлекләр куллану, берсе – бала тәрбияләү буенча ата-ана бурычын үтәмәү. ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 150 административ беркетмә төзеде, транспорт чарасына исерек хәлдә идарәиткән бер кеше тоткарланды.

Җинаять хроникасы
Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 65 хәбәр теркәлде, шуларның дүртесе – җинаятьләр турында. Административ хокук бозуның 184 очрагы ачыкланды, шуларның 20се – җәмәгать урыннарында исерек килеш күренү яки спиртлы эчемлекләр куллану, берсе – бала тәрбияләү буенча ата-ана бурычын үтәмәү. ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 150 административ беркетмә төзеде, транспорт чарасына исерек хәлдә идарәиткән бер кеше тоткарланды.
Һаман алданалар
Кушнаренко авылында яшәүче 49 яшьлек бер хатынга билгесез кеше үзен банкның хәвефсезлек хезмәтендә эшләүче дип танытып, аның картасыннан акча алырга маташуларын әйтә. Тегесе аңа үзенең карта номерын, паспорт мәгълүматларын, кодын бирә. Өстәвенә, икенче картасының да серен чишә. Алдакчыга шул гына кирәк тә – хатынның ике банк картасыннан 146 мең сумнан күбрәк акчасы юк була.
Кибеткә төшкән
Рәсмәкәй авылындагы шәхси кибет хуҗасы полициянең участок уполномоченныена кибеттән акча һәм әйберләр югалуын ачыклавы турында хәбәр итә. Эчке эшләр бүлегеннән килгән тикшерү-оператив тљркем каракны тиз ачыклый. Ул унсигез яшьлек Купай авылы кешесе булып чыга. Урланган акча һәм әйберләр иясенә кайтарып бирелде.
Поши атканнар
ЮХИДИ хезмәткәрләре юлда Уфа кешесе идарә иткән Мицубиси Паджеро автомобилен туктата. Аның прицебында поши түшкәсе булуы ачыклана.
Күршеңә дә ышаныч юк
Кайчандыр авыл халкы бер-берсенә кергән арада ишеген бикләп тә тормый иде. Хәзер заманалар башка. Югары Сәет авылында 78 яшьлек бер апа ишеген бикләмичә каядыр чыккан арада аның йортыннан акча һәм алтын әйберләре югала. Полиция хезмәткәрләре бу җинаятьне ясауда шикле 30 яшьлек шушы авыл кешесен тоткарлады.
*
Район биләмәсендә «Анаконда», «Комарлы уеннар», «Терлек», «Чыршы» һәм башка искәртү акцияләре үткәрелә.
Полиция мәгълүматлары буенча И. ХАФИЗОВ әзерләде.
Читайте нас: