Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
3 декабрь 2018, 11:00

Хөрмәткә лаек

Хезмәт алдынгылары Хөрмәткә лаек Урта белем турында аттестат алу белән Розалия фермага эшкә урнашты. Менә инде егерме ел диярлек ул Султанай сөтчелек фермасында машина белән сыер саву операторы булып хезмәт сала. Бу чорда хуҗалыкның исеме генә үзгәрде: элекке «Маяк» колхозы бүген «Султанай» агрофирмасы дип атала.

Хезмәт алдынгылары
Хөрмәткә лаек
Урта белем турында аттестат алу белән Розалия фермага эшкә урнашты. Менә инде егерме ел диярлек ул Султанай сөтчелек фермасында машина белән сыер саву операторы булып хезмәт сала. Бу чорда хуҗалыкның исеме генә үзгәрде: элекке «Маяк» колхозы бүген «Султанай» агрофирмасы дип атала.
Тиз арада кыз үзен төҗрибәле савучылардан калышмый эшләүче булдыклы терлекче итеп күрсәтте. Бу гаҗәп тә тњгел: чөнки Розалия терлекчеләр династиясеннән. Әтисе Зыя абзый озак еллар терлекче булган, әнисе Зыяда апа төрле эшләрдә йөргән, кайчандыр тракторчы да булган. Розалиянең бертуган апасы Раушания бозаулар карый, абыйсы Илһам – терлекче һәм каравылчы.
Р.Гарифуллина төркемендә 47 сыер асрала. Савучы әйтүенчә, аларның һәркайсыныэ үз холкы. Мәсәлән, «Чайка» кушаматлысы көнгә–20, «Лаура» 17 литр сөт бирә. Җәйге айларда тәүлеклек тулай савым 450 килограммнан артып китте. Бу – ферма буенча иң югары күрсәткеч.
– Эшкә яхшы кәеф белән йөрергә кирәк. Малкайлар моны сизә һәм дорфалыкны һич тә яратмый, – ди савучы.
Розалиянең ире Вильяс та фермада эшли, савым көтүен хезмәтләндерә. Гарифуллиннар кыз һәм ул үстерәләр. Кызлары Рузинә колледжда, уллары Ильяс мәктәптә укый. Уңган һәм тырыш гаилә өченче ел үз көчләре белән яңа йорт салып керде.
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы җыелышта Розалия Гарифуллина күпьеллык намуслы тырыш хезмәте өчен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау хаты белән бүләкләнде.
А. НИЛОВ.
Читайте нас: