Мин беренче төркем инвалидмын, коляскада гына йөрим, урамга пандустан чыгам. Чыккан саен коляскам авып китәр дип куркам. Чөнки ул иске, пульт та ремонттан кайткан. Пандусның өске башында тотыныр урын бар, ә аста юк. Шунлыктан колясканың тәгәрәп китүе ихтимал иде.
Шушы мәсьәлә белән шәхси эшкуар Марсель Кашаевка мөрәҗәгать иттем. Ул район инвалидлар җәмгыяте рәисе Риф Хаҗипов белән килеп карады. Кичекмәстән эшчеләр чакырды. Алар тиз арада тотыну җайланмалары ясап та куйды.
Хәзер инде мин урамга курыкмыйча чыгып йөри алам. Шушы яхшылыклары өчен Марсель Кашаев, Риф Хаҗипов һәм Фәнис Хәлиловка чын күңелдән рәхмәт җиткерәм. Изгелекләрегез үзегезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет һәм иминлек булып кайтсын.