Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
30 ноябрь 2018, 11:38

Журналистлар фикер алышты

Журналистлар фикер алышты 29 ноябрьдә Уфада татар-башкорт телендә чыгучы район гәзитләре хезмәткәрләренең чираттагы киңәшмәсе үтте. Анда безнең «Яңа көн» редакциясе вәкилләре катнашты. Республика «Тулпар» журналыннан каләмдәшләребез Илдус Фазлетдинов һәм Дилбәр Сөләйманова район гәзитләренә кыскача күзәтү ясады, тел-стиль үзенчәлекләрен, булган җитешсезлекләрне билгеләде.

Журналистлар фикер алышты
29 ноябрьдә Уфада татар-башкорт телендә чыгучы район гәзитләре хезмәткәрләренең чираттагы киңәшмәсе үтте. Анда безнең «Яңа көн» редакциясе вәкилләре катнашты. Республика «Тулпар» журналыннан каләмдәшләребез Илдус Фазлетдинов һәм Дилбәр Сөләйманова район гәзитләренә кыскача күзәтү ясады, тел-стиль үзенчәлекләрен, булган җитешсезлекләрне билгеләде.
«Кызыл таң» гәзите хезмәткәре Азамат Абдрафиков сайтлар белән эшләү турында чыгыш ясады. Аның киңәшләрен «Балтач таңнары» гәзите мөхәррире Рөстәм Вәлиев тулыландырды. «Благовар хәбәрләре» гәзите җитәкчесе Ирина Гафарова конкурсларда, медиафорумнарда катнашу эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Дусларча бәхәсләшүгә корылган чарада һәркем фикерен әйтә алды.
Семинарның икенче өлешендә журналистлар татар «Нур» Уфа театры артистлары белән очрашты. Әңгәмә барышында алар кунакларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде, театр тормышы, репертуар турында тулырак мәгълүмат алды. 2019 ел – Театр елы итеп игълан ителде. Димәк, гәзит һәм театр арасында да күпер салыныр әле.
Безнең хәбәрче.
Читайте нас: