Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
29 ноябрь 2018, 12:46

Иң көчлеләр ачыкланды

Спорт Иң көчлеләр ачыкланды Район укучылары спартакиадасы кысаларында «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының муниципаль этабы үтте.

Спорт
Иң көчлеләр ачыкланды
Район укучылары спартакиадасы кысаларында «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының муниципаль этабы үтте.
Балалар спорт мәктәбенең физкультура-савыктыру комплексында егетләр һәм кызлар командалары ярышты. Иң көчлеләрне ачыклауда унбиш команда катнашты. Һәр уен киеренкелеге белән аерылып торды.
Кызлар арасында 1нче Кушнарено урта мәктәбе укучылары командасы беренчелекне яулады. Гимназия баскетболчылары – икенче, Иске Кормаш урта мәктәбе спортчылары өченче урынны алды.
Егетләр арасында да 1нче Кушнаренко урта мәктәбе командасы җиңеп чыкты. Гимназия спортчылары – икенче, Шәрип мәктәбе өченче урында булды.
Җиңүче командалар декабрьдә безнең районда узачак төбәк ярышында катнашачак.
А.ӘХМӘДАЛИНА.
Читайте нас: