Яңа көн
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
28 ноябрь 2018, 12:35

Сезгә ярдәм итү – безнең бурыч

«Яңа көн» – яңа хәбәрСезгә ярдәм итү – безнең бурычРеспублика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларның ата-аналары, шулай ук, мондый гаиләләргә булышлык итүче коммерция карамагында булмаган оешмалар җитәкчеләре белән очрашты.

«Яңа көн» – яңа хәбәр
Сезгә ярдәм итү – безнең бурыч
Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларның ата-аналары, шулай ук, мондый гаиләләргә булышлык итүче коммерция карамагында булмаган оешмалар җитәкчеләре белән очрашты.
Төбәк җитәкчесе хәбәр итүенчә, бүген республикада шундый 16,5 мең бала яши.
– Балалар чирләсә, һәрвакыт авыр. Сезгә батырлыгыгыз өчен рәхмәт белдерәм, – диде Радий Хәбиров. – Бүгенге очрашуның асылы – без сезнең тырышлыкны, ныклылыкны күрәбез, дип әйтергә телибез. Без сезгә ярдәм итәчәкбез. Бу республика Хөкүмәте эшчәнлегенең мөһим юнәлешләренең берсе булачак. Моның белән җаваплы һәм җитди шөгыльләнәчәкбез.
Очрашу барышында, шулай ук, инвалид балаларны реабилитация өчен техник чаралар, шифаханә-курортка юлламалар белән тәэмин итү, инклюзив белем бирү, мондый балалар белән эш өчен белгечләрне җәлеп итү һәм аларны укыту, балигъ булган инвалидларга булышлык итү, реабилитация үзәкләрен үстерү мәсьәләләре тикшерелде.
Читайте нас: