Районның тарих-туган якны өйрәнү музеенда бик күп экспонатлар тупланды. Аларның һәркайсы безнең ата-бабаларыбыз яшәгән чор турында сөйләүче бай тарихка ия.
Шушы көннәрдә музей гадәти булмаган формадагы тагын бер экспонат белән тулыланды. Ул–Паша Ангелина исемендәге Бөтенсоюз кубогы. Бу приз гади хатын-кыз – «Большевик» колхозында күп еллар тракторчы һәм шофер булып эшләгән Мөнирә Шәйбәковага тапшырылган булган.
Легендар тракторчы күпьеллык фидакарь хезмәте белән яулаган бүләкләрен мәңгелек саклауга тапшырды. 1984 елда республикада беренче булып алган Паша Ангелина исемендәге приздан тыш, ул үзе өчен тагын да истәлекле бер әйберне–кайчандыр үзенең тракторында беркетелгән «Социалистик ярышта җиңүче» дип язылган табличканы да музейга бүләк итте.