Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
20 ноябрь 2018, 14:27

Сәләтле балалар

УКУ АЛДЫНГЫЛАРЫСәләтле балаларМуниципаль район хакимиятенең утырышлар залында хакимият башлыгының исемле стипендияләрен алуга дипломнар тапшыру тантанасы булды.

УКУ АЛДЫНГЫЛАРЫ
Сәләтле балалар
Муниципаль район хакимиятенең утырышлар залында хакимият башлыгының исемле стипендияләрен алуга дипломнар тапшыру тантанасы булды.
«Сәләтле балалар» муниципаль район максатчан программасына ярашлы булдырылган бу стипендияне быелгы уку елында Илек урта мәктәбенең унберенче сыйныф укучысы Айгљл Әхияруллина, 1нче Кушнаренко урта мәктәбенең бишенче сыйныф укучысы Радмир Әхмәтнуров, Иске Тукмаклы урта мәктәбенең унынчы сыйныф укучысы Айнур Нәбияров, гимназиянең унынчы сыйныфыннан Сљмбел Исмәгыйлева һәм сигезенче сыйныфыннан Эмиль Мостафин алачак.
Шушы ук көнне залдагылар Республика Башлыгы стипендиаты Айгљл Галләмованы да тәбрикләде. Ул беренче сыйныфтан ук гимназиядә уку алдынгысы була. Тугыз ел уку дәвамында төрле конкурс һәм олимпиадаларда катнашып, бик күп Мактау кәгазе һәм дипломнарга лаек булды. Башкортстан Республикасы Башлыгы стипендиясен тәгаенләү турында диплом – әлегә иң кыйммәтлесе. Тырыш кыз әлеге вакытта Уфадагы инженерлык лицей-интернатында белем ала.
Сәләтле һәм актив укучыларны район хакимияте башлыгы Руслан Нургалиев ихлас котлады. Без дә аларга укуларында яңадан-яңа уңышлар телибез.
А. ВӘЛИЕВА.
Читайте нас: