«Башагроген» җәмгыятенең җитештерү участогы начальнигы, элеккечә әйткәндә – атчылык фермасы мөдире Илдус Сайрановтан шулай дип сорадым.
–Һәр эшнең үз авырлыклары була инде. Мөдирдән җитештерү процессын бар нечкәлекләренә кадәр белү, кирәк чакта дөрес карар кабул итү таләп ителә. Фермада 500 баш ат асрала. Коллектив ат караучылар, ветеринария врачлары, башка хезмәткәрләрдән–җыенысы утыз кешедән тора. Һәркем үз эше белән мәшгуль. Шуңа күрә сезнең сорауга бер катлы гына җавап биреп тә булмый, –диде ул.
Әлбәттә, эшләр торышы өчен төп җаваплылык мөдир өстендә. Шуңа күрә ул ир-тәдән кичкә кадәр фермада була, технологик чылбырның һәр буынын контрольдә тота.
Илдус Сайранов «Башагроген» җәмгыятендә 2003 елдан бирле эшли. Каравылчы булып башлаган, аннан атлар караган. Соңгы җиде елда – мөдир. Ул Иске Камышлы авылында туып үскән. Урта белем турында аттестат белән бергә тракторчы-машинист таныклыгы да алган. Армиядә Әфганстанда булырга туры килгән. Сигез ел «Коммунальник» совхозында тракторчы, комбайнчы булып эшләгән.
Хуҗалык җитәкчелеге И.Сайрановның тапшырылган эш өчен җаваплылык, тырышлык, оештыру осталыгы кебек сыйфатларын билгеләде.
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы җыелышта ул муниципаль район хакимияте башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.