Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
9 ноябрь 2018, 14:25

Дарулар бәясе артырмы?

«ЯҢА КӨН» – ЯҢА ХӘБӘРДарулар бәясе артырмы?Алдагы елда тормыш өчен мөһим булган дарулар 10 процентка кыйммәтләнергә мөмкин. Бәяләр арту, беренче чиратта, валюта курсы артуга бәйле, шуңа күрә чит ил препаратларының бәясе дә сизелерлек кыйммәтләнәчәк.

«ЯҢА КӨН» – ЯҢА ХӘБӘР
Дарулар бәясе артырмы?
Алдагы елда тормыш өчен мөһим булган дарулар 10 процентка кыйммәтләнергә мөмкин.
Бәяләр арту, беренче чиратта, валюта курсы артуга бәйле, шуңа күрә чит ил препаратларының бәясе дә сизелерлек кыйммәтләнәчәк.
Илебез җитештерүчеләре дә бәяләрне күтүрергә әзер. Алар моны даруларда чит ил компонентларын куллану белән аңлата.
Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, җитештерүчеләр тормыш өчен мөһим булган даруларның бәясен инфляция процентына гына арттыра ала. Алар, фаразланган инфляция дәрәҗәсен исәпкә алып, бәяләрне яңадан теркәү өчен елга бер тапкыр гариза бирергә хокуклы.
Читайте нас: