Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
6 ноябрь 2018, 14:17

Эшкуарлык мәсьәләләре тикшерелде

ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮЭшкуарлык мәсьәләләре тикшерелдеБашкортстан Республикасының эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Вячеслав Гыйлаҗетдинов муниципаль район хакимиятендә гражданнарны кабул итте.

ГРАЖДАННАРНЫ КАБУЛ ИТҮ
Эшкуарлык мәсьәләләре тикшерелде
Башкортстан Республикасының эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Вячеслав Гыйлаҗетдинов муниципаль район хакимиятендә гражданнарны кабул итте.
Ул чарага килгән район эшкуарларына үзе җитәкчелек иткән комитетның эшчәнлеге турында сөйләде.
– Берничә ел эчендә республикада кече һәм урта бизнес санын, димәк, товар һәм хезмәтләр, эш урыннары санын, салым керемен арттыру – безнең ведомствоның төп максатлары. Туризмны үстерү өлкәсендә дә планнарыбыз шундый. Эшкуарлыкны популярлаштыру, кешеләр аңында аңа карата тискәре мөнәсәбәтне бетерү, үз эшен башлап ачучыларны да, тәҗрибәле эшкуарларны да укыту – шулай ук мөһим бурычлар,– диде ул.
Районда эшкуарлыкны үстерүгә кагылышлы кайбер мәсьәләләр җанлы әңгәмә рәвешендә тикшерелде.
Очрашуда муниципаль район хакимияте башлыгы Руслан Нургалиев катнашты.
А. ӘХМӘДАЛИНА.
Читайте нас: