Яңа көн
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
5 ноябрь 2018, 14:33

Әзер булырга кирәк

«ЯҢА КӨН» – ЯҢА ХӘБӘРӘзер булырга кирәк Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров республика Хөкүмәтенең оператив киңәшмәсен үткәрде.

«ЯҢА КӨН» – ЯҢА ХӘБӘР
Әзер булырга кирәк
Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров республика Хөкүмәтенең оператив киңәшмәсен үткәрде.
Торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы Михаил Киреев сүзләренә караганда, 1-30 октябрьдә Башкортстанда 8 сәгатьтән артык вакытка коммуналь хезмәтләр туктатылып торган 8 авария булган.Өчесе җылылык, өчесе кайнар су, икесе салкын су бирүне туктатып тору белән бәйле.
– Беренче кар һәм суыклар торак-коммуналь хуҗалыкның ныклыгын сынады. Хезмәткәрләр һәм техника кышкы чорда эшләргә тулысынча әзер, – диде Михаил Киреев.
– Кышның сюрпризларына әзер булырга кирәк,–диде Радий Хәбиров, муниципалитет башлыкларына мөрәҗәгать итеп. – Йортларда җылы, урамнар тазартылган булырга, кешеләр һава шартларына бәйле уңайсызлыклар кичермәскә тиеш.
Читайте нас: