Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
26 октябрь 2018, 14:57

Яңа депо булачак

Башкортстанның 100 еллыгына – 100 объектЯңа депо булачакРайонда яңа янгын сүндерү депосы төзү мәсьәләсе күп еллар көнүзәк булып торды. 85нче янгын сүндерү часте әлегә кадәр ике гасырлык тарихы булган, заман таләпләренә бөтенләй җавап бирмәгән бинада урнашкан. Шуңа карамастан янгын сүндерүчеләр үз бурычларын намуслы үтиләр, сигнал булу белән чыгып китәргә әзер торалар.

Башкортстанның 100 еллыгына – 100 объект
Яңа депо булачак
Районда яңа янгын сүндерү депосы төзү мәсьәләсе күп еллар көнүзәк булып торды. 85нче янгын сүндерү часте әлегә кадәр ике гасырлык тарихы булган, заман таләпләренә бөтенләй җавап бирмәгән бинада урнашкан. Шуңа карамастан янгын сүндерүчеләр үз бурычларын намуслы үтиләр, сигнал булу белән чыгып китәргә әзер торалар.
Киләсе елда бездә яңа депо сафка керер дип өметләнәбез. Моңа «Башкортстанның 100 еллыгына – 100 объект» программасы ышаныч тудырды. Төзелеш өчен акча республика бюджетыннан бүленде. 8нче төзелеш идарәлеге эшләрнең подрядчысы булып тора.
Әлеге вакытта түзелеш мәйданчыгында эшләр тулы куәтенә бара. Зур котлован казылган, бинаның нигезенә бетон салу өчен арматура әзерлиләр.
Проектка ярашлы, ике катлы бинаның мәйданы 1200 квадрат метрдан артыграк булачак. Гаражда дүрт янгын сүндерү машинасы иркен урнашачак. Бинада диспетчер бүлмәсе, каравылның ял итү, махсус киемне юу һәм киптерү һәм башка бүлмәләр карала.
Объектның проект бәясе–70 миллион сум. Бинаны киләсе елның октябрендә файдалануга тапшыру планлаштырыла.
А. НИЛОВ.
Читайте нас: