Яңа көн
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
28 сентябрь 2018, 18:13

Үз эшенең остасы

Хезмәттәшем турындаҮз эшенең остасы Без бүген яңа гәзит битләрен басмага редакциядән чыкмый гына җибәрәбез: электрон почтадан тапшырдың һәм ул инде типографиядә. Ә 80нче елларда район гәзитенең дежур бригадасы укуны, кыскартуны һәм хаталарны нәкъ типография бинасында башкара. Хезмәттәшебез, баш редактор урынбасары Илдар Хафизов та шушы чорда үзенең хезмәт юлын башлаган.

Хезмәттәшем турында
Үз эшенең остасы
Без бүген яңа гәзит битләрен басмага редакциядән чыкмый гына җибәрәбез: электрон почтадан тапшырдың һәм ул инде типографиядә. Ә 80нче елларда район гәзитенең дежур бригадасы укуны, кыскартуны һәм хаталарны нәкъ типография бинасында башкара. Хезмәттәшебез, баш редактор урынбасары Илдар Хафизов та шушы чорда үзенең хезмәт юлын башлаган.
Башта Бәләбәй педагогия училещесын, аннары Башкорт дәүләт педагогия институтын тәмамлап, алты ел мәктәптә укытучылык белән шөгыльләнә. Алга таба язмышы аны редакциягә алып килә. Яшь егет җиң сызганып эшкә алына. Илдар Әнвәр улына нинди генә эш йөкләтмәсеннәр, хезмәттәшебез аны һәрвакыт камил башкарып чыгара. Кечкенә язма булсынмы яки күләмле мәкаләме – һәрнәрсәдә иҗадилык, җентеклелек һәм җаваплылык ачык күренә.
– Гәзит битләре макетын ул вакытта кәгазьдә линейка ярдәмендә сызып, типографиядә хәреф һәм юлларны кургаштан коялар. Авыр һәм озак эш, бу гәзитне басу җитезлегенә комачаулый иде. Тик барыбер тырыштылар. Уңыш җыю көннәрендә гәзит көн саен чыгу графигына көйләнде. Хәбәрчеләр көн дә басуда. Без даими рәвештә юлда булдык. Әмма эшләве никадәр кызык иде! Кешеләр, коллективлар белән очрашулар. Ул вакытта барысы да дәртләнеп эшләде. Социалистик ярышлар! Иртә таңнан авылларга чыгып китәбез дә, кич редакциягә әйләнеп кайтабыз. Ял итәргә вакыт та булмый. Тузанны юып төљшерәсең дә, мәкаләгә утырасың. Ашыгыч рәвештә номерга! Ә фоторәсемнәр? Аларны башта ачыгайтырга, ясарга, сурәтләрне кисәргә кирәк. Озак процесс! Тик без шәхси вакытыбыз белән исәпләшмәдек. Ул вакытта андый төшенчә дә юк иде шикелле. Бөтен гомерең гәзит өчен, – дип искә ала ул типография эшләгән чорны.
Берничә елдан соң И. Хафизовны тәрҗемәче, аннары редактор урынбасары итеп тәгаенлиләр. Аның кебекләр турында “үзәге бар” диләр. Әйтерсең лә аны күкләр аерым сәләт белән бүләкләгән. Төпле, көчле, талантлы, чиксез эшсөяр... булдыклы: кыска вакыт эчендә “Яңа көн” исемле продуктны җитештереп, дөньяга чыгарырга әвәс. Һәр саны яңа туган сабый кебек, аның уй-фикерләре, энергиясе, таланты һәм сөюе белән сугарылган. Һәм утыз алты ел шулай. Сирәкләр генә башкара алган гамәл, күпләрнең моңа белеме дә, көче дә җитми. Аллаһы Тәгалә аңа сүзләрне җөмләләргә, җөмләне текстка, текстны тулы бер гәзит санына әйләндерерлек осталык биреп кенә калмаган, эшне яратып башкарыр өчен мәхәббәттән дә өлеш чыгарган.
Кешеләр, вакыйгалар, язмышлар, фактлар, бүләкләр, тарих. Бу белемнәр аңа бер минут эчендә туган мәкаләләр түгел, ә бәлки, киресенчә, төпле, мәгънәле иҗат җимешләре тудырырга мөмкинлек бирә. Таралырга торган мозаиканы башкалардан шәбрәк җыю, яшерен җепне эзләп табу, күзгә ташланмаган бер-берсеннән ерак торган элементлар арасындагы бәйләнешне эләктереп алу һәм көтелмәгән, ә кайчак хәтта таң калдырырлык нәтииҗәләр чыгара белә ул. Аның белән я килешәсең, я юк, тик ул һәрвакыт уйланырга, үз карашыңны булдырырга этәрә.
Чын журналист нинди булырга тиешлеген барысы да белә кебек: намуслылык, объективлык, киң белемлелеккә ия булу кирәк. Аныҗ төп бурычы да табибларныкы шикелле – зыян салма! Ул үзе килешмәгән фикергә карата түзем булырга, укучыларга үзенекен дә тагарга тиеш түгел, үзендү игелеклелек һәм гаделлек хисләре тәрбияләргә тиеш. Боларның һәркайсы турында мин, өч ел элек редакциягә хәбәрче булып килгәч, Илдар Әнвәр улыннан белдем. Интеллигентлык, киң белемлелек белән берләштерелгән кешелеклелек – мондыйлар бүген сирәк. Ул шатлыклары белән ихлас бүлешә. Башкаларның уңышына да чиксез сөенә. Үз бәясен белсә дә башкалар иҗатына да сизгер һәм киңәш яки эш белән ярдәм итә, читләр өчен үзенә караганда да ныграк борчыла. Бу оста-остазның төп үзенчүлеге–янәшәдәгеләр өчен ихлас куана белә.
И.Хафизов яхшы гаилә башлыгы. Тормыш иптәше Нәсимә Фәтхинур кызы белән дә биредә, редакциядә, очрашалар. Ул чакта яшь кыз коллективта инде эшләгән була. Якынрак танышкач, бер-берсеннән дә якынрак җанны табалмаячакларын аңлыйлар. 1983 елда өйләнешәләр. Бер елдан уллары Илнур, аннары төпчекләре Илгиз дөньяга килҫ. Хәзер инде үсеп җиткән уллары әти-әнисенә зур таяныч. Картәни һәм картәти шатлыгын кичергән хезмәттәшләребез үсеп килгән оныкларын сөеп туялмыйлар. Балалар – туган нигездә еш кунак.
Коллективта Илдар абыйны аның тәҗрибәсе һәм һөнәри осталыгы, яхшы күңеллелеге һәм әйләнә-тирәдәгеләргә булган игътибарлылыгы өчен хөрмәт итәләр. Ул – иҗат кешесе, аның шигырьләренә җырлар салынган. Балык тотарга, футбол карарга ярата, җәй көне тормыш иптәше белән бергә җиләккә йөри. Яше-карты белән уртак тел табарга – рәхим итегез! Анысын да булдыра ул. Илдар абый ышанычлы Интернет кулланучысы. Һәр иртә ул хезмәттәшләрен хәстәрләп, редакция чәйнеген кайнатырга куя. Ә табигатькә чыгу аның самоварыннан башка булмый.
Күптән түгел Илдар Әнвәр улы туган көнен билгеләде. Эштә үткән һәр көн бай эчтәлекле булып, тик уңышлар гына алып килсен. Илһамыгыз яңа үрләргә ирешергә һәм хезмәт батырлыкларына әйдәсен. Гаилә тормышыгыз мәхәббәтле, үзара аңлашып яшәүдән торсын.
Аида ШАҺАПОВА.
Фото гаилә архивыннан.
Читайте нас: