Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
26 сентябрь 2018, 17:00

Аптека эшчәнлегендә хокук бозулар

Район прокуратурасындаАптека эшчәнлегендә хокук бозулар

Район прокуратурасында
Аптека эшчәнлегендә хокук бозулар
Район прокуратурасы дарулар һәм медицина әйберләре әйләнеше буенча «Фармакорп» һәм «Ревивал» җәмгыятьләре аптекаларында тикшерү үткђрде.
Дарулар әйләнеше турындагы Федераль закон таләпләренә ярашлы, лицензияле аптека оешмалары медицина ярдәме күрсәтү өчен кирәк булган дару препаратларының минималь ассортиментын булдырырга тиешле.
Әмма атап үтелгән аптекаларда бу исемлеккә кергән дару препаратлары юклыгы ачыкланды. Моңардан тыш, аларны саклау шартлары үтәлмәве билгеле булды.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча район прокуратурасы аптека җитәкчеләренә күрсәтмә кертте, ул каралды һәм канәгатьләндерелде. Ике вазыйфалы зат дисциплинар җаваплылыкка тарттырылды.
Болардан тыш, ике гаепле вазыйфалы зат РФ административ кодексының 14.1 маддәсе 4нче өлеше буенча (махсус лицензиядә каралган таләп һәм шартларны тупас бозу аша эшкуарлык эшчәнлеге алып бару) 5 мең сум штраф күләмендә административ җаваплылыкка тарттырылды.
Азат КУНАККУЗИН,
район прокуроры ярдәмчесе.
Читайте нас: