Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
12 сентябрь 2018, 14:18

Тиң булып аралашу

Тиң булып аралашу

Тиң булып аралашу
Үзәк район китапханәсенең уку залында яшьләр район Советы депутатлары һәм хакимият вәкилләре белән очрашты. Әлеге чара «Тиң булып аралашу» проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылды. Биредә район Советы депутатлары Рөстәм Вахитов, Виктор Елисеев, «Яшь гвардия» иҗтимагый-сәяси оешма җитәкчесе Александр Десяткин, район хакимиятенең яшьләр сәясәте һәм спорт секторы мөдире Вадим Костромин һәм баш белгеч Альбина Саранова чыгыш ясады. Чарада катнашкан йөзгә якын укучы һәм студент чыгыш ясаучыларны тыңлаганнан соң кызыксындырган сорауларга җавап тапты. Үзләре дә көнүзәк проблемалар буенча фикер алышты, районда яшьләр сәясәте мәсьәләләрен тормышка ашыру буенча тәкъдимнәр кертте.
А.ВӘЛИЕВА.
Читайте нас: