Барлык яңалыклар
Новости
4 сентябрь 2018, 17:16

Сентябрьнең төп көне

Сентябрьнең төп көнеБөтендөнья Белем көне 1 сентябрьгә тарих шундый исем биргән. Бөтендөнья көне, чөнки нәкъ шушы көнне мәктәп, балаларны һәм өлкәннәрне берләштерүче төп социаль институтларның берсе буларак, бөтен планета халкын диярлек бергә туплый.

Сентябрьнең төп көне
Бөтендөнья Белем көне 1 сентябрьгә тарих шундый исем биргән. Бөтендөнья көне, чөнки нәкъ шушы көнне мәктәп, балаларны һәм өлкәннәрне берләштерүче төп социаль институтларның берсе буларак, бөтен планета халкын диярлек бергә туплый.
1нче Кушнаренко мәктәбе укучылары яңа уку елын рәсми ачу тантанасы башлануга күпкә алдан җыелды. Бу аңлашыла да, чөнки җәй буе бер-берсе белән күрешмәгәннәр. Мәктәп ихатасына үсеп киткән, кояшта янган кызлар һәм малайлар җыелды. Алар сыйныфташлары, яраткан укытучылары белән очрашуга чиксез шат.
Тантаналы линейкада беренче сыйныфлар аеруча игътибар үзәгендә булды. Алар дулкынланып, шигырьләр укыдылар. Аннан үзләренең сыйныф бүлмәләренә юнәлделәр.
Мәктәп директоры Ринат Идрисов барчасына сәламәтлек, яңа уку елында уңышлар теләде. Укучыларны соклангыч бәйрәм белән котларга вазыйфалы затлар да килгән иде. Район хакимияте башлыгы Руслан Нургалиев Белем көненең соклангыч бәйрәм булуын билгеләде, беренче сыйныфка килүчеләрне яңа тормышка тиз күнегәчәкләренә, бердәм коллективка кушылачакларына ышаныч белдерде һәм изге теләкләрен җиткерде.
Быел район мәктәпләренә беренче сыйныфка 330 га якын бала килде. Ә 55 унберенче сыйныф укучысы өчен уку елы мәктәп тормышының йомгаклау этабы булачак. 1 сентябрьдә район мәктәпләре тупсасын төрле яшьтәге 2900 бала атлап керде.
Белем көне һәрвакыт онытылмас, шатлыклы көн булып кала. Укучы һәм укытучыларга 1 сентябрьнең генә түгел, бәлки мәктәптә үткән барлык көннәрнең дә куаныч китерүен телибез.
А. ВӘЛИЕВА.
Читайте нас: