Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
3 сентябрь 2018, 18:05

Җинаять хроникасы

Җинаять хроникасы Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 102 хәбәр теркәлде, шуларның тугызы–җинаятьләр турында. Административ хокук бозуның 199 очрагы ачыкланды, шуларның 26сы – җәмәгать урыннарында исерек килеш күренү яки спиртлы эчемлекләр куллану. ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 168 административ беркетмә төзеде, транспорт чарасына исерек хәлдә идарә иткән бер кеше тоткарланды.

Җинаять хроникасы
Узган атнада эчке эшләр бүлегендә 102 хәбәр теркәлде, шуларның тугызы–җинаятьләр турында. Административ хокук бозуның 199 очрагы ачыкланды, шуларның 26сы – җәмәгать урыннарында исерек килеш күренү яки спиртлы эчемлекләр куллану. ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 168 административ беркетмә төзеде, транспорт чарасына исерек хәлдә идарә иткән бер кеше тоткарланды.
Зыян салган
51 яшьлек Бишбүләк районы кешесеннән 5,2 гектар бодай чәчүлеген таптаткан билгесез затны җаваплылыкка тарттыруны сорап гариза кабул ителде. Әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә.
Џаман саталар
*Якуп авылында 55 яшьлек хатын законсыз спиртлы эчемлекләр сатуы ачыкланды. Бу факт буенча административ беркетмә төзелде һәм эш судка тапшырылды.
*«Коммунальник» бакчачылык шәркәтенең сәудә ноктасында законсыз спиртлы эчемлекләр сатуы фаш ителде. Беркетмә төзелеп, административ җинаятьләр турындагы эш судка тапшырылды.
Урлаулар дәвам итә
*Кушнаренко авылы кешесе гаражыннан эретеп ябыштыру аппараты, аккумулятор батареясе, электр чыбыгы урлаганнар. Аны 26 яшьлек авылдашы урлавы ачыкланды. Җинаять эше кузгатылды.
*Район үзәге пилорамындагы тимердән җилләр искән. Тикшерү үткәрелә.
*Уфа шәһәре кешесе Султанай авылындагы йортыннан су җылыткычын урлаулары турында хәбәр итте. Җинаять эше кузгатылды.
*Уфада яшәүче 31 яшьлек гражданин Султанай авылындагы йортыннан су җылыткыч һәм 22 радиатор юкка чыгуы хакында гариза белән мөрәҗәгать итте. Тикшерү үткәрелә.
*Миловка авылы кешесеннән «Исток» бакчачылык ширкәтендәге йортына чокып керењ юлы белән электр инструментларын урлаулары турында гариза кабул ителде. Җинаять эше кузгатылды.
*54 яшьлек Уфа кешесе «Аккош» бакчачылык ширкәтендә урнашкан йорт ихатасыннан арматура, кыскыч, тимерче сандалы, почмак, чуен капкачлар урлануы турында хәбәр итә. Факт буенча тикшерү үткәрелә.
*
Район биләмәсендә «Анаконда», «Комарлы уеннар», «Игътибар – балалар!», «Терлек» һәм башка искәртү акцияләре үткәрелә.
Полиция мәгълүматлары буенча Илдар ХАФИЗОВ әзерләде.
Читайте нас: