Чемпионатның икенче туры бездә оештырылды. Беренче уенда баскетболчыларыбыз Яңавыл шәхәре җыелма командасын отуга иреште. Ә икенче уенда Краснокама районы баскетболчыларына җиңелде. Кушнаренко хәм Благовещен командалары арасында кем өстенлек аласы соңгы секундларга кадәр билгеле булмады. Уңыш кунакларга елмайды хәм алар өч очкога аерма белән җиңде.
Безнең район командасы составында Олег Голубев, Алмаз Якупов, Азат Вәлиев, Ришат Абдуллин, Алмаз Солтанов, Чыңгыз Сөнәев, Илдус Нәбияров, Александр Бекос, Сергей Голубев, Равил Хөсәенов, Илвир Хәерланамов, Марсель Сәхибгәрәев хәм Раил Яушев уйнады.