Яңа көн
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
4 август 2022, 11:14

«Яшел урак» бара

Фермаларга - азык муллыгы!

«Яшел урак» бара
«Яшел урак» бара

Район хуҗалыкларында мал азыгы хәзерләү югары темпта дәвам итә. Басу һәм болыннардагы үләннәр мул уңыш белән сөендерә.

Илфир Рәхмәтуллин үзенең крестьян-фермер хуҗалыгын 1998 елда төзегән иде. Терлекчелек хуҗалыкның финанс иминлеген тәэмин итүче мөһим тармак булып тора. Табышның 80 проценттан артыгы малчылык продукциясе сатудан керә.

Бу көннәрдә бар тырышлык печән хәзерләүгә юнәлтелә. Механизатор Константин Васильевны џич икеләнми «яшел урак» батыры дип әйтергә була. Яшь игенче 70 гектарда үләннәрне чапты, аннан ургычны пресс-җыйгычка алыштырды. Өстәвенә, печән төргәкләрен фермага төяп озата.

Хуҗалык җитәкчесе Илфир Рәхмәтуллин үзе дә читтә калмаган. Ул арбалы КамАЗ автомобилендә печән төргәкләрен ташый. Бүгенге көнгә 700 чамасы печән рулоны хәзерләгәннәр. Тагын 100 гектардан үләннәрне җыеп аласы бар.

Читайте нас: