Яңа көн
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Общие статьи
21 июль 2022, 15:47

Эшләрнең кызган чагы

Фермаларга – азык муллыгы!

Эшләрнең кызган чагы
Эшләрнең кызган чагы

Район хуҗалыкларында мал азыгы хәзерләү эшләренең кызган чагы – сенаж салу һәм печән чабу дәвам итә.

«Башагроген» җәмгыятендә печәнлекләр мәйданы 800 гектарга якын. Бу районда күпьеллык үләннәр њстерелгән иң зур мәйдан.

Мал азыгы хәзерләњ звеносы эшләрне тиз тотарга тырыша, хуҗалыкта «яшел уракны» уңышлы үткәрү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар.

Без килгән көнне җәмгыятьтә 210 гектарда үләннәр чабылып, җыеп алынган, мең төргәктән артык печән тупланган иде.

Күпьеллык үләннәрне чабуда механизаторлар Илвир Нургалиев һәм Радим Гыйззәтуллин өлгерлек күрсәтәләр. Бер-ике көн җилләгәннән соң печәнне рулоннарга урыйлар. Салават Сабитов кирәк булган урыннарда тырма белән теземнәрнең әйләндерееп йөри. Үзе үк Марсель Ганиев белән бергә печәнне төргәккә бәйли.

Хуҗалык механизаторларының кулларыннан килмәгән эш юк. Мәсәлән, барысы да печән төргәкләрен болыннан мал азыгы ихатасына ташуда эшлиләр. Радим Гыйззәтуллин рулоннарны башта төяп озата, аннан бик ќыйнак итеп өеп куя.

Механизаторлар җаваплылык тойгысы белән, намуслы эшлиләр. Тупас азыклардан тыш, ямнарга сенаж тутырасы да бар.

Мал азыгы хәзерләүчеләр өчен кайнар туклану оештырылган. Ашнакчы Илгизә Вәлиева аларны тәмле ризыклар белән сыйлый.

Альберт ВӘЛИЕВ.

Автор фотолары.

Салават Сабитов

Радим Гыйззәтуллин.

Эшләрнең кызган чагы
Эшләрнең кызган чагы
Читайте нас: