Яңа көн
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Юбилярлар
3 ноябрь 2020, 23:25

Бәхет өчен күп кирәкме?!

Бәхет өчен күп кирәкме?!

Ул 1930 елның 26 октябрендә гаиләдә бишенче бала булып дөньяга килә. Җиденче сыйныфны тәмамлаганган соң хезмәт юлын башлый.

Хатирәләре белән уртаклашып, Роза әби Ватан азатлыгы өчен сугышларда һәлак булган туганнары турында телгә алды. Хәби һәм Хәтминур аның хәтерендә таза гәүдәле, эшчән һәм тырыш егетләр булып саклана. Фронттан яраланып кайткан әтисенең дә гомере кыска була.

Роза колхозда тљрле эшләргә йөри. Кая гына җибәрсәләр дә үзенә йөкләтелгәнне җиренә җиткереп, бар тырышлыгын салып башкара. Өлешенә шактый авырлыклар төшүгә карамастан, якты күңелле кеше булып кала.

Унтугыз яшендә язмышын Гасыймҗан Кәбиров белән бәйли. Зур һәм җылы йорт төзиләр, биш бала тәрбияләп үстерәләр.

– Балаларны аякка бастыру өчен ирем белән тырышып эшләдек. Улларыбыз вакыты җиткәч армиядә хезмәт итте, командирларыннан Рәхмәт хатлары алдык. Кызларыбыз да йөзебезгә кызыллык китермәде. Бәләкәйдән кул арасына керде. Шулай тыныч кына, авыл тормышы белән дөнья көттек. Кызганычка, ирем белән тигез картаерга туры килмәде. Ул 1991 елда вафат булды. Берникадәр вакыттан кызымны да җирләргә туры килде. 90 яшьлек юбилеем якынлашканда тагын авыр югалту кичердем – икенче кызымны да җир куенына тапшырдым, –дип сөйләде ветеран күз яшьләрен тыя алмыйча.

Бүген ул ике улы, бер кызы, сигез оныгы һәм биш оныкачына сөенеп яши. Өлкән яшьтә булуына карамастан дөнья хәлләре белән кызыксына, телевизор карый, гәзит укый.

– Күзләрем күрә, колакларым ишетә, аякларым йөри. Балалар һәм оныклар хәлемне белеп торалар, азык-төлек китерәләр. Кешегә бәхет өчен күп кирәкмени?!— дип елмайды ул.

Роза әбигә ныклы сәламәтлек, якын кешеләре хәстәрлегендә озын-озак гомер кичерүен телибез.

Читайте нас: