Яңа көн
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Юбилярлар
14 август 2020, 12:04

Һәр көнгә сөенеп яши

Юбиляр Һәр көнгә сөенеп яши

Мондый яшькә җиткән кешегә күп кирәкмени... Нибары тазалык һәм игътибар гына. Тормыштагы хәлләрдән һәрвакыт уңай якларны гына күрергә өйрәнгән язмам герое туган көнендә саулыгы турындагы сорауларга җавап биреп, рәхмәтләр белән бүләк-теләкләрне кабул итте.

Без, массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре, юбилярларыбыз сөйләве буенча аларга үтәргә туры килгән сынау-авырлыклар турында ишетеп беләбез. Миңнеямал әбигә дә шул ук михнәт-югалтулар аша узарга насыйп була.

–Сугыш бар хыял-ниятләребезне җимереп ташлады. Ачлыкны да, туңып яшәүләрне, авырлыкларны кичердек. Таңнан алып караңгы төнгә кадәр колхоз басуларында эшләдек. Тылдагы шул чор балалары, хатын-кызлары һәм карт-корылар «Барысы да фронт өчен, барысы да – Җиңү хакына!» дигән бердәнбер лозунг белән яшәде. Тик бер сүз – Җиңү безгә көч бирә иде, – дип сүзен башлады юбиляр.

Җиңел булмаса да, ул лаеклы гомер кичерүе белән горурлана. Язмыш һәркемне үз калыбы буенча яшәтә, Миңнеямал да өлешенә төшкәннәрне кабул итә.
–Сугыш безгә балачактан алып авыр камыт кидерде. Сугыштан соң да җиңел булмады. Ләкин кешеләр үзләрен кызганмый бирелеп хезмәт салды, якты киләчәккә өметләнде. Безнең буын хезмәт белән чыныкты, бер эштән дә курыкмады, һәркем боларның илебез өчен кирәк булуын аңлады, – дип дәвам итте Миңнеямал әби.

Ул гомере буена сыер савучы булып эшли. Аның гаилә архивында намуслы хезмәте өчен бирелгән күпләгән Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары саклана. Ул хезмәт ветераны исеменә лаек.

Тормыш юлдашы Әлтәф Муллакай улы белән алты балага гомер биреп, тәрбияләп үстерәләр. Тик бәхетле гаилә тормышы озакка сузылмый: кырык яшендә ире үлеп китә. Дөнья көтүнең барлык мәшәкате Миңнеямал җилкәсенә төшә. Балаларын лаеклы кеше итеп тәрбияләү хакына гомере буена тырышып эшли, үзе турында уйламый, алар бәхете хакына яши. Һәм бүген балалары аңа моның өчен чиксез рәхмәтле.

–Сыер, үгезләр тоттык, кош-корт үстердек. Әлбәттә, ялгызыма балаларны күтәрергә авырга туры килде. Тик бар кыенлыкларга карамастан, аларның һәрберсе тормышта үз урынын тапты. Һәркайсысы гаиләле, балалары һәм оныклары бар, – ди горурланып юбиляр.

Бүген ул унөч онык һәм унсигез оныкачына куанып яши. Алар яраткан картәниләрендә еш кунак, аңа хуҗалык эшләрендә ярдәмләшәләр. Сөекле картәниләре дә аларны сагынып көтеп ала.

–Әниебезгә барысы өчен рәхмәтлебез, – дип сүзгә кушыла балалары. – Тормышта якын кешебез безгә иптәш тә, ярдәмче дә була алды. Бүгенге көнгә кадәр өләшкән сөю-назлары өчен рәхмәтебез чиксез. Авыр тормыш юлы үтсә дә, юмор хисен югалтмагын, һәр нәрсәдә уңай якларны күрергә омтыла.

М. Минегалиеваның йортында һәрвакыт җылы һәм уңайлы. Ул туганнары һәм якыннарының хәстәрлеген тоеп яши. Минегалиевлар гаиләсенең һәрбер бәйрәмендә нәселнең иң өлкән вәкиле – Миңнеямал әбинең урыны һәрчак түрдә.
Озын гомерле якташыбызның хәтере яхшы, зиһене ачык. Ул яхшы әңгәмәдәш, озын гомер яшәү серен белми, әмма һәр көнне сөенеп каршы алып яшәргә гадәтләнгән. Бәлки, нәкъ шулай яшәгәнгә күрә дә олуг юбилеен каршылый алгандыр да инде ул.
Миңнеямал әби, юбилегез котлы булсын! Бәхетле тормышта, балаларыгыз һәм якыннарыгызның игътибар-хәстәрлеген тоеп озак яшәгез!

Читайте нас: