Яңа көн
+25 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Юбилярлар
29 июнь 2020, 14:16

Бусагада – 101 яшь

ЮбилярБусагада – 101 яшь

Районыбызның иң өлкән кешесе – Шәкүрә Вәлиуллина шушы көннәрдә үзенең 101 туган көнен билгелиячәк. Бүген ул кызы Рида белән Шәрип авыл биләмәсенең Югары Акбаш авылында гомер кичерә.
Шәкүрә Шәрип авылында яшәүче Минҗиян һәм Миндияр Әминевларның ишле гаиләсендә дөньяга аваз сала.
Күпбалалы гаиләдә үскән кыз кечкенәдән хезмәткә өйрәнеп үсә. Бәхетле яшьлегенең тәмен тоеп яши башлаганда гына фашистлар илебезгә басып керә. Ул дәһшәтле елларда яшь кыз тылдагы хезмәт фронтында эшли: җир сөрә, икмәк чәчә, урып-җыюда катнаша, кышын терлекләр өчен мал ризыгы ташый.
Ә озын кышкы кичләрне барлык авыл кызлары һәм өлкәннәр белән бергә солдатлар өчен оекбаш-перчаткалар бәйли.
Җиңү алып килгән яз Шәкүрә тормышына да күңелле вакыйгалар өсти. Декабрь ахырында ул сугышның башыннан ахырына кадәр үткән фронтовик Гайният Вәлиуллинга кияүгә чыга. Яшь гаиләдә бер-бер артлы өч бала – Гайса, Альбира һәм Альберт туа.
Аларның һәрберсе тормышта үз урынын тапкан. Вәлиуллиннар гомерләре буе Салават исемендәге колхозда хезмәт сала. Кырык дүрт ел бергә бәхетле гомер кичерәләр.
Картайган көннәрендә гаилә һәм якыннарының хәстәрлеген тоеп яшәүче өлкәннәрне күрү сөенечле. Шәкүрә әби дә шундый бәхетлеләрнең берсе. Ялгызы түгел ул, үз туганнары да аның кебек озын гомерлеләр сукмагыннан атлый: Уфада яшәүче Мөнирә әбигә – 87, Яңа Гомәр авылында гомер кичерүче Заһира әбигә 83 яшь тулган. Кызганычка, тагын бер сеңелесе – 96 яшьлек Рәшидә әби күптән түгел генә бакыйлыкка күчкән.
Үткән ел язмам героеның йөз яшьлек юбилеенда озын гомерле якташларыбызның һәрберсенә сокланып туя алмаган идек. Оныклары билгеләвенчә, Шәкүрә әбинең картәнисе 113 яшькә кадәр җиткән булган.
Тантана сәбәпчесен тагын бер тапкыр туган көне белән ихлас тәбрикләп, аңа ныклы саулык һәм җан тынычлыгы, якыннарының күңел җылысын тоеп яшәвен телибез.
Айгөл ВӘЛИЕВА.
Автор фотосы.
Читайте нас: