Яңа көн
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Юбилярлар
19 Май 2020, 17:01

Җор телле, шаян сүзле

ЮбилярҖор телле, шаян сүзле

Ул искиткеч матур табигатьле Ислан авылында Әхмәтшиннарның ишле гаиләсендә туа. Әти-әнисе авылда абруйлы кешеләр була. Балачагы дәһшәтле сугыш елларына туры килә. Әтисе Хаҗимулла Бөек Ватан сугышы башлангач та фронтка китә һәм һәлак була. Әнисе Рәйхана алты бала белән торып кала. Зөфәр үсмер чагыннан ук колхозда эшли башлый. Фронтка киткән әти-абыйларга алмашка баскан балалар белән беррәттән аңа бик күп авыр эшләр башкарырга туры килә. Егет механизаторлар курсын тәмамлап, тракторга утыра. 1958 елда Бәләбәй авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлап, техник-механик дипломы ала.
Зөфәр Әхмәтшин озак еллар Свердлов исемендәге колхозда хезмәт куя. Шунда Карача-Елга Гайния Мәгъсум кызын очрата. Җыр-моңны яраткан, киң күңелле, чая кызга бер күрүдә гашыйк була. 1957 елда яшьләр чәчләрен чәчкә бәйлиләр, 1960 елда уллары Марат, тагын да дүрт елдан кызлары Римма дөньяга килә.
1970 елда гаилә Чишмә районына күченә. Әтиебез Алкино авылында баш инженер була, авылларга газ кертүгә зур тырышлыгын сала. Арытаба авыл биләмәсе рәисе вазыйфасын башкара. Әниебез элемтә бүлеген җитәкли. Кайда гына яшәсәләр дә, алар һәрвакыт тырышып эшлиләр. Хаклы ялга чыккач, Карача-Елга авылына кайтып төпләнделәр. Әтиебез Свердлов исемендәге колхозда гараж мљдире булды, техника ремонтлауда ярдәмләште, урып-җыю чорында ындыр табагында хезмәт салды.
Өлкән яшьтә дә дәрт-дәрманлы булып, икесе дә авылның мәдәният тормышында актив катнаштылар, үзешчән сәнгать түгәрәгендә шөгыльләнделәр.
Килен булып төшүемнең беренче көненнән үк мин биатам һәм бианама әти-әни дип эндәшә башладым. Егерме елдан артык борчу-шатлыкларны, тормыш мәшәкатьләрен бүлешеп, үзара аңлашып, тату яшәдек.
Безнең өйдән һич тә кеше өзелмәде. Әти белән әни дус-туганнар, хезмәттәшләре, күршеләре белән даими аралаштылар, кунакка йөрештеләр. Кем генә килсә дә, якты йөз белән каршы алып, хөрмәт күрсәттеләр. Алар алтын туйгача бер-берсен яратып, хөрмәт итеп, авылдашлары арасында ихтирам казанып, үрнәкле гаилә булып, бәхетле гомер кичерделәр. Кызганычка каршы, әниебез хәзер гүр иясе инде.
Әти-әни балаларына, оныкларына хезмәт тәрбиясе бирергә тырышты. Уллары Марат икътисадчы һөнәрен сайлый. Әлеге вакытта Карача-Елга һәм Чыршы-Тартыш авылларында халыкка газ хезмәте күрсәтә. Кызлары Римма Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, Чишмә районына эшкә җибәрелә. Хаклы ялда булуына карамастан, әле дә җәмгыятькә файда китерә.
Бүгенге көндә әтиебез балаларының, дүрт оныгы һәм дүрт оныкачының уңышларына сөенеп яши. Әле дә теремек, үткен зиһенле, җор телле, шаян сүзле. Илдәге яңалыклар белән кызыксына, безгә киңәшләрен бирә.
Күптән түгел әтиебез зур юбилеен – туксан яшен билгеләде. Аңа ныклы тазалык, озын гомер, тыныч күк йөзе телибез!
Гөлшат ӘХМӘТШИНА.
Читайте нас: