Ул 1930 елның 20 апрелендә Бәйкәй авылында баш бала булып туа. Аңардан соң тагын биш энесе һәм сеңелесе дөньяга килә. Кызга унбер яшь тулгач, дәһшәтле еллар башлана. Илебезгә мәкерле рәвештә һөҗүм иткән фашистлар Германиясе малайлар һәм кызларның бәхетле балачагын урлый.
– Вакыт агышы сизелми дә. Кайчан гына әле яшь, чая кыз идем. Үсмер чагымнан ук басуда эшләргә туры килде. Ашлык чәчтек, урдык, мал азыгы, утын хәзерләдек. Ул елларда кышлар бик суык була иде. Җылыныр өчен эне-сеңелләрем белән бергәләп йоклый идек. Сугыштан соң да тормыш тиз генә җайланып китмәде. Ир-егетләр кулы җитешмәде, тагын безгә эшләргә туры килде, – дип искә алды ул елларны ветеран.
Миңниса Мәгасум кызы тормыш юлын лаеклы үткән. Бер кыз тәрбияләп үстерә. Хәзер өч оныгы һәм ике оныкачына сөенә.
– Әлеге вакытта ялгызым яшим. Ләкин тормышыннан зарланмыйм. Янәшәмдә туганнарым бар. Алар һәрвакыт ярдәмгә киләләр, йортымны җыештыралар, ашарга пешерәләр. Изгелекләре өчен бик рәхмәтлемен, – дип сүзен дәвам итте әңгәмәдәшем.
Миңниса әби гади авыл хатыны. Язмышына сукранмый, ничек бар, шулай кабул итә. Туксан яшендә дә әле күз тимәсен диярлек: әйбәт күрә, ишетә, хәтере яхшы, күңелле әңгәмәдәш. Юбиляр озын гомернең серен белми, һәр яңа көнгә сөенеп яши.
Фото гаилә альбомыннан