Яңа көн
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Юбилярлар
4 март 2020, 13:26

Бәхет сере

Алтын гаиләБәхет сере

Алтын гаилә

Бәхет сере

Үзара ихтирам, мәхәббәт һәм тугрылыкка нигезләнгән гаилә традицияләре һәм кыйммәтләренең ныклыгы өчен Әхмәдуллиннар «Алтын гаилә – гасыр гаиләсе» таныклыгы белән бүләкләнде.

Юбилярлар иркен һәм якты агач йортта яшиләр. Ихаталарындагы ныклы каралты-кураларыннан хуҗаларның тырыш, эшчән булулары күренә. Күптән инде лаеклы ялда булсалар да, Әхмәдуллиннар тик торырга яратмыйлар: мал-туар, кош-корт асрыйлар.

– Дөнья мәшәкатьләре белән илле ел сизелми дә үтеп китте. Шуның яртысын бианам белән бергә яшәдек. Балаларны тәрбияләүдә ярдәме өчен аңа чиксез рәхмәтлемен. Ирем белән икебез дә эштә булдык. Үзебезгә уку тимәде, ә балаларыбызга белем бирергә тырыштык, – ди Әкълимә Әшрәф кызы.

Зәки күрше Благовар районында туып үсә. Әтисен сугыш башлану белән үк армиягә алалар. Ел да үтми, аның батырларча һәлак булуы турында кара кәгазь килә. 1947 елда гаилә Бакай авылына күчеп төпләнә. Малай беренче сыйныфка укырга бара. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач колхозда эшли башлый. Тракторчыга укып чыга. 1961 елдан башлап, басуда төрле агротехник чараларны сыйфатлы башкарып, югары нәтиҗәләргә ирешә. 1974 елда районның иң яхшы механизаторы исеменә лаек була.

– Ул вакытларда эш кешесенә хөрмәт зур иде. Иң яхшы механизатор таныклыгы белән «Урал» мотоциклы, аннан «Москвич» автомобиле сатып алдым. Хуҗалык рәисе Заһит Дашков колхоз өчен күп көч салды. Заманында Фрунзе исемендәге колхоз районда алдынгылар сафында барды, – дип искә алды Зәки Нургали улы.

Авыру сәбәпле, аңа тракторыннан аерылырга туры килә. З.Әхмәдуллинны урман караучы итеп тәгаенлиләр. Бу вазыйфада утыз елга якын эшли. Биредә дә үзен тырыш, җаваплы кеше итеп күрсәтә. Ул агач утырту буенча күп өмәләр оештыра, аларда йөзәрләгән кеше катнаша.

Әкълимә Әшрәф кызы Бакай авылында туып үсә. Өч дистә елдан артык терлекчелектә хезмәт сала, күп Мактау грамоталары, бүләкләргә лаек була.

Авылның хөрмәтле кешеләренең ишекләре һәрвакыт ачык, йөзләре якты. Үзләре кебек үк уңган, тырыш өч бала тәрбияләп үстерделәр. Аларның һәркайсы инде башлы-күзле. Илебезенә төрле тармакларында хезмәт итәләр, коллективларында абруй казанганнар. Әкълимә апа һәм Зәки абыйның биш оныгы бар. Алар югары уку йортларында белем ала.

– Гаиләдә иң мөһиме – үзара аңлашу, бер-береңә юл кую. Шулай булганда гына бәхетле озын гомер кичерү мөмкин. Хәзерге яшьләргә шуны теләр идем, – диде Әкълимә Әшрәф кызы әңгәмәбез азагында.

Читайте нас: