Юбиляр
Өмет гомерне озынайта
Ул 1930 елда Иске Кормаш авыл биләмәсенең Ибраһим авылында ишле гаиләдә дөньяга килә. Җиде кыз арасында Мөнирә икенче бала була. Дин кануннары һәм халык традицияләрендә тәрбияләнгән балалар кечкенәдән олыларны һәм ата-ананы ихтирам итү рухында үсәләр. Хуҗалык эшләрендә дә һәркайсысың үзенә йөкләтелгән эше була.
Кызганычка, балачакның татлы мизгелләрен Бөек Ватан сугышы өзә. Бу вакытта җиденче сыйныфны гына тәмамлаган Мөнирәнең алга таба укырга мөмкинлеге булмый: ул катмарлы олы тормыш һәм хезмәт юлына баса. Башта Бакай почта бүлегендә хат ташучы булып эшли, соңрак Яңа Кормаш авыл китапханәсенә китапханәче итеп күчерәләр.
– Сугыш елларында авыр булды, хәер, ул чакта кемгә җиңел иде соң? Дошманны җиңү хакына бар халык үзен кызганмады, тылдагылар да хезмәт фронтында көрәште. Әмма яшьлек үзенекен итте: безнең бергәләп ял да итәсе, таңны каршылыйсы да килә иде. Эштән соң кичәләр оештырырга да, утырмалар үткәрергә дә үзебездә көч таптык, – дип сөйләде юбиляр.
1954 елда язмам герое кияүгә чыга. Тормыш иптәше Усман белән өч балага гомер биреп, тәрбияләп үстерәләр. Язмам герое озак еллар Куйбышев исемендәге колхозда хезмәт сала. Бүген дә авылдашлары аны тырыш хезмәткәр буларак хәтерлиләр. Дуңгызчылыкта, чөгендер үстерүдә һәм башка төрле эшләрдә дә сынатмый ул. Намуслы хезмәте өчен ул юбилей медальләре белән бүләклән.
Истәлекле гомер бәйрәмендә тантана сәбәпчесен район ветераннар советы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Венер Галимов һәм Иске Кормаш авыл биләмәсе башлыгы Фларит Гыйрфанов тәбрикләде.
Озын гомер юлы үткән Мөнирә әби бүген тугыз оныгы, ун оныкачына сөенеп бетә алмый. Алар да картәниләрен хәстәрлек-игътибардан калдырмый.
Еллар үткән саен чәчләр күбрәк чалара бара, тазалык та берникадәр кими төшә, ә Мөнирә әби авыру-сырхауларга бирешмәскә тырыша.
– Нәселебездә барысы да диярлек озын гомерлеләр. Гөргөри авылында туксан өч яшьлек апам яши. Аллаһы Тәгалә насыйп итсә, киләсе юбилеемда да очрашырбыз әле. Килегез, мин көтәчәкмен, – ди юбиляр. Мөгаен, киләчәккә һәрвакыт өмет белән караганга да ул озын гомер юлы үтә алгандыр.
Аның өметләре аклануына без дә ихлас ышанабыз, шуңа да хуплап «Амин» дип җавапладык. Озын гомерле якташыбызга ныклы тазалык, иминлек, тагы да юбилейларын каршылавын телибез.