Яңа көн
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Юбилярлар
11 июль 2019, 12:31

Туксан яшь тукталышында

Туксан яшь – кешенең олы гомер бәйрәме. Мондый мәртәбәле дәрәҗәгә җитү сирәкләргә генә насыйп була. Иске Кормаш авыл биләмәсенең Ахта авылында яшәүче Зәвилә Гыйззәтуллинада туксан яшьлек юбилее уңаеннан Россия Федерациясе Президенты В. Путиннан Котлау хаты алды.

Туксан яшь тукталышында


Туксан яшь – кешенең олы гомер бәйрәме. Мондый мәртәбәле дәрәҗәгә җитү сирәкләргә генә насыйп була. Иске Кормаш авыл биләмәсенең Ахта авылында яшәүче Зәвилә Гыйззәтуллина да туксан яшьлек юбилее уңаеннан Россия Федерациясе Президенты В. Путиннан Котлау хаты алды. Истәлекле туган көнендә аны район ветераннар советы рәисе вазыйфасын вакытлыча башкаручы Венер Галимов, Иске Кормаш авыл биләмәсе башлыгы Фларит Гыйрфанов, авыл старостасы Фәнзилә Әхмәтова, туганнары һәм якыннары тәбрикләде.

–Безнең буын вәкилләренә авыр булды. Әти-әниемә йорт-хуҗалык эшләрендә генә түгел, колхоз эшендә дә ярдәмләшергә туры килде, – дип истәлекләрен барлады тантана сәбәпчесе.

Зәвилә Иске Кормашта гомер кичерүче Җәмилә һәм Йосыф Хәмәтгәрәевларның тату гаиләсендә дөньяга килә. Уллары Фәрхәт һәм кызлары Зәвилә тугач, гаилә Ахтага күчә.

1929 елда анда яңа колхоз төзелә. Хәмәтгәрәевларның башка балалары инде биредә туа.

–Тату яшәдек. Әти-әниебез иркен йорт салып чыкты, тик Бөек Ватан сугышы башланып китте. Әтиебезне хезмәт армиясенә алдылар. Ул алты ел Уфа моторлар төзү заводында эшләде. Әнием атна саен аның янына барып йөрде, азык-төлек илтте. Үзе дә бик эшсөяр кеше иде, эшнең һәркайсысына алынды, – дип сөйләде язмам герое газизләре турында.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң кыз хезмәт юлын башлый: урып-җыюда, печән-салам хәзерләүдә катнаша, көлтә бәйли.

Көтеп алынган Җиңү көнен әле дә хәтерли ул. Бергә эшләгән хезмәттәшләрен дә онытмаган. «Большевик» колхозы җитәкчеләрен, Ахта сөтчелек фермасы савучыларын җылы сүзләр белн искә ала. Ул вакытларда үзара ярдәмләшеп, тату эшләгәннәр, яхшы хезмәт күрсәткечләренә ирешкәннәр.

Бердәнбер улын ялгызына күтәрергә туры килә. Әлбәттә, әти-әнисе беренче ярдәмчеләре була. Ә улы аның өчен олы терәк һәм алыштыргысыз таянычы булып үсә. Фәридә исемле кыз белән гаилә кора. Алар ике балага гомер бирәләр. Картәниләре оныкларын чиксез ярата.

Кызганычка каршы, өч ел элек улы вафат булган. Әмма Зәвилә әби бүген дә килене Фәридә, онык-оныкачларының хәстәрлек-ярдәмен тоеп яши.

Туксан яшь тукталышына җиткән юбилярыбызга исәнлек-саулык, имин, тыныч тормыш телибез.

Ф. ХАКОВА.
Читайте нас: