Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Юбилярлар
5 июль 2019, 17:42

Йөзьяшәр әби

Йөзьяшәр әби

Район хакимияте, Шәрип авыл биләмәсе һәм район гәзите вәкилләре районыбызның иң өлкән кешесе – Шәкүрә Вәлиуллинада кунакта булды. Йөзьяшәр әби озак еллар инде Югары Акбаш авылында оныгы Ридада гомер кичерә.

Шәкүрә Шәрип авылында ишле Әминевлар гаиләсендә туа. Яшьтән үк колхозда эшли башлый. Бөек Ватан сугышы вакытында – җир сөрү, икмәк чәчү, урып-җыюда катнаша. Кышын мал азыгы ташый, ә озын кичләрдә авыл кызлары өлкәннәр белән фронт өчен оекбаш-перчаткалар бәйлиләр.

1945 елның декабрендә фронтовик Гайният Вәлиуллинга тормышка чыга. Сугышның башыннан ахырына кадәр үткән ире белән тугыз балага гомер бирәләр. Тик аларның өчесе генә исән кала. Гайса, Альбира һәм Альберт – һәркайсысы тормышта үз урынын тапкан.

Вәлиуллиннар гомере буена Салават исемендәге колхозда хезмәт сала. Һәр эшкә зур җаваплылык белән карыйлар, югары күрсәткечләргә ирешәләр. Гаилә архивында звено җитәкчесе, савучы һәм хөрмәтле бригадир булган хезмәт алдынгысының күпләгән Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары саклана.

Язмам героеның тормышы ул чор кешеләренекеннән артык аерылмый. Иң зур казанышы – яхшы гаилә һәм балалары. Кырык дүрт ел бергә тату гомер кичергән ире Гайният абзый 1989 елда мәрхүм була. Шәкүрә Миндияр кызы бу кайгыны авыр кичерә. Әмма язмышына төшкән сынауны кичереп җибәрергә үзендә көч таба.

Картлыкларын гаиләсе һәм туганнары белән каршылаган өлкәннәрне күрү күңелле. Гаилә хәстәрлеген татыганнарның күзләре янып тора, алар һәрвакыт пөхтә киенгән, тәрбияләнгән. Шуңа да тормыш белән кызыксынулары сүрелми. Шәкүрә әби дә шундый бәхетлеләрнең берсе. Апаларының гасырлык юбилеенда бертуган сеңелләре дә янында булды. Уфадан туксан биш яшьлек Рәшидә әби һәм сиксән алты яшьлек Мөнирә әби апаларын олуг туган көне белән тәбрикләргә кайтканнар. Ә кечеләре – сиксән ике яшьлек Заһира әби Яңа Гомәр авылында яши. Шушы озын гомер юлы узган якташларыбызга сокланып туя алмадык. Сүз уңаеннан оныклары безгә Шәкүрә әбинең картәнисе дә 113 яшькә җитүе турында сөйләп үттеләр. Кем белә, бәлки, биш елдан соң бу йортка кабат кайтып, бүгенге юбилярыбызны 105 яше белән котларга да насыйп итәр әле.

–Ул – безнең таянычыбыз, беренче ярдәмчебез, әлегә кадәр алыштыргысыз йортыбызның хуҗасы. Гаилә учагын һәм җылысын саклаучы да ул булды. Оныкларны үстерешергә ярдәм итте. Бүген безнең барыбыз өчен дә – балалары, тугыз оныгы һәм уналты оныкачына ул чын дус, киңәшче һәм тормыш таянычы. Аның белән киңәшләшәбез, аңардан үрнәк алабыз. Өлкән яшьтә булуына карамастан, ул аек акылда һәм күңел күтәренкелеген югалтмый. Үзе ярдәмнән башка хәрәкәтләнә, – ди оныгы Рида.

Тантана сәбәпчесен тәбрикләгәндә һәркем аңа ныклы сәламәтлек, ә ул яшәгән Галләмовлар гаиләсенә иминлек теләде.

Шәкүрә Вәлиуллина – чыннан да тарих вәкиле. Аның гомере тулысынча авыл хуҗалыгына бәйләнгән. Бүген исә ул Югары Акбаш авылының гына түгел, районның да соклангыч бизәге булып яши. Мондый озын юл үткән кешегә өстәп тагын нәрсә теләп була соң? Нибары алга таба да ачык зиһендә булып, әйләнә-тирәдәгеләрнең ихтирамын, бала-оныкларның хәстәрлеген тоеп, сәламәтлектә яшәвен генә!

Айгөл ВӘЛИЕВА.

Автор фотосы.

Читайте нас: