Өебезнең нуры ул
Авыл хуҗалыгында зур үзгәрешләр башлангач, Усман иң беренчеләрдән булып күмәк хуҗалыкка керә. Озакламый иң актив колхозчылар Талбазыдан аерылып чыгып, Чыршы-Тартыш белән ике арада яңа авыл–Балыклыкүлгә нигез салалар.
Авыл эшчәннәренең тормышы матурланып, өстәлләрендә икмәк була башлагач, сугыш чыгу турында кайгылы хәбәр тарала.
– Сугыш елларында бљтен гаиләбез белән авыр эштә булдык, – дип искә төшерә Лилия әби. – Бик яшьтән эшли башладым. Минем кебек яшь кызларны урман кисү, торф чыгару, җир сөрү кебек эшләргә кушалар иде.
Сугыш елларында Балыклыкњл халкы авылларын калдырып, Талбазы яки Чыршы-Тартышка күченәләр. Усман Гайсинның да гаиләсе Чыршы-Тартыштан йорт сатып алып яши башлый.
Авыр сугыш еллары артта кала. Лилия Уфа шәһәренә барып фанера комбинатына урнаша. Авылда, авыр хез-мәткә түзгән кыз, монда да сынатмый. Алдынгылар сафында була. Тик картаеп килгән әти-әнисе, апасы Ләйлә ныклап чирләп киткәч, яңадан авылга кайта. Ләйлә белән бергәләп әти-әнисен карыйлар. Апасы сыер сава, ә Лилия фермада маллар карый, колхоздагы төзүчеләргә аш пешерә, җәйләрен чөгендер басуыннан кайтып керми. Шикәр чөгендереннән мул уңыш үстерә. Намуслы хезмәте өчен күп Мактау кәгазьләре, бүләкләргә ия була, Рәхмәт хатлары ала.
– Лилия апамның да 90 яше килеп җитте, – ди апасының кызы Миләүшә. – Без аны бик яратабыз, хөрмәт итәбез. Безнең өебезнең нуры ул!
Лилия Усман кызының картлыгы бәхетле. Аны яраткан туганнары, аларның балалары игътибарсыз калдырмый.