Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Юбилярлар
15 гыйнвар 2019, 13:37

Бриллиант туйларын билгеләделәр

Бриллиант туйларын билгеләделәр


Рима һәм Әнис Әхмәдуллиннар гаиләсе безнең Каратәкә авылында күпләр өчен үрнәк булып тора. Алтмыш ел элек никахлашкан бу пар әле дә бер-берсенә сөю тулы караш бүләк итеп яши. Тормыш юлында шатлыкларын да, авырлыкларын да бергәләп кичергәннәр. Бер-берсенә кирәк, терәк булганлыктан, гаилә корабы язмыш дулкыннарында челпәрәмә килмәгән.

Әнис абый шушы авылда туып үскән. Ә Рима апа – Сөлтеп авылы кызы. Алар кичке уенда танышалар. Армиядән кайткан егет эшне озын-озакка сузмый, унсигез яшьлек сылуны алып та кайта. Алар матур итеп дөнья көтә башлый.

Менә шул көннән алып алтмыш ел гомер узып та киткән. Әнис абыйның хезмәт стажы 42 ел. Шуның өч дистә елдан артыгын Иске Тукмаклы МТСында, машина-трактор паркында, участок больницасында шофер булып эшли. Социалистик ярышта җиңүче, бишьеллык ударнигы билгеләре белән бүләкләнә.

Рима апа кырык елга якын колхозда хезмәт сала. Чөгендер утый, төрле эшләргә йөри. Аның да хезмәт бүләкләре байтак.

Әхмәдуллиннар ике кыз һәм ике ул тәрбияләп үстерделәр, сигез оныклары, шулкадәр үк оныкачлары бар. Балалары һәм оныклары шатлыкларына сөенеп, булганына шөкер итеп, тыныч кына яшәп яталар.

Бриллиант туйларын билгеләгән юбилярларны олы гомер бәйрәмнәре белән тәбрикләдек. Аларны авыл Советы исеменнән Риф Сәхипгәрәев, авылдашлары исеменнән Миләүшә Фәттахова котлады.

Бу матур гаиләгә тыныч, имин көннәр, балалар шатлыгы озын, тигез гомер телибез!

Резеда ГЫЙЛЬМАНОВА,

мәдәни оештыручы.

Автор фотосы.
Читайте нас: