Яңа көн
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Юбилярлар
15 декабрь 2018, 16:51

Юбилейлар тагын булсын әле

Алтын парлар
Юбилейлар тагын булсын әле


Бњген гәзит укучыларыбызны гаилә тормышлары хәзерге яшьләр өчен үрнәк булган соклангыч кешеләр – Иске Кормаш авылында яшәњче Рәйханә һәм Әгъзам Шәяховлар белән таныштырабыз. Алар бер-берсенә хөрмәт һәм ихтирам, мәхәббәтләрен саклап илле ел тату гомер кичерәләр. Мондый юбилейлар барысына да насыйп булмаганлыктан, алтын парлар бу истәлекле көнне зурлап билгеләргә уйлаганнар.


– Гаилә тормышының ярты гасырлык юбилее – безнең өчен чик түгелдер әле, дип ышанабыз, – ди тантана сәбәпчеләре.
Әгъзам шушы ук авылда Тайфә һәм Таһир Шәяховларның књпбалалы гаиләсендә туа. Берничә айдан әтисен фронтка алалар. Фашист илбасарлары белән каты сугышларның берсендә ул батырларча һәлак була.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң егет Уфада токарьлыкка укып чыга һәм синтетик спорт заводында эшли башлый.
Рәйханә Архангель районында туып үсә. Гаиләләре зур – алты кыз бер малай. Әтисе сугыш инвалиды булганлыктан кызларга хуҗалыкта ирләр эшен башкарырга да туры килә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Рәйханә штукатур-буяучы һөнәрен үзләштерә.
Чая кыз булачак тормыш иптәшен 1966 елда ахирәтләре белән Җиңү паркында йөргәндә очрата. Төз гәүдәле, чибәр егетне күреп, ул аның янына бара һәм танышырга тәкъдим итә.
– Шул чакта бер-беребезне ток суккан кебек булды. Икебез дә бер књрњдән гашыйк булуыбызны аңладык, – дип елмаеп искә алды Рәйханә апа яшьлеген.
Егет белән кыз ике ел очрашып йөриләр. 1968 елның көзендә туй ясыйлар. Ун елдан Әгъзам Себергә эшкә китә. Барып урнашкач, гаиләсен дә янына ала. Анда егерме елдан артык яшиләр. Лаеклы ялга чыкканнан соң туган якларына кайтырга булалар. Гаилә башлыгының туган авылында төпләнеп, зур йорт салып керәләр. Ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Аларның берсе Уфа шәһәрендә, икенчесе Иглин районында гомер итә.
Шәяховларның алтын туйлары белән Иске Кормаш авыл биләмәсе башлыгы Фларит Гыйрфанов тәбрикләде. Ул юбилярларга ныклы сәламәтлек, тигез озын гомер теләде.


Айгөл ВӘЛИЕВА.
Автор фотосы.

Читайте нас: