Яңа көн
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
14 декабрь 2018, 11:51

Безнекеләр – иң яхшылары!

Спорт
Безнекеләр – иң яхшылары!


Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең физкультура-спорт комплексында «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп бакетбол лигасы чемпионатының төбәк этабы үтте.


Ярышта алты район командасы катнашты.
Турнир әйләнмәле система буенча барды. Ул тизлек комбинациясе баскетболчыларның туп белән яхшы эш итә белүе, мәйдандагы көчергнешле уен белән истә калды.
Бәйге нәтиҗәләре буенча егетләребез чемпион исемен яулап, иң яхшылары булуын дәлилләде. Икенче урында – туймазылылар, өченчедә – чакмагышлылар.
Кызлар командалары арасында Чакмагыш командасыннан берникадәр калыштык, нәтиҗәдә алар – беренче, безнекеләр – икенче. Өченче урынга Туймазы кызлары чыкты.
Чакмагыш кызы Галия Янбухтина һәм безнең Роман Андреев иң яхшы уенчылар дип билгеләнде.
Роман Вәлиев, Рамил Ханморзин һәм Алмаз Солтанов судьялык эшенә зур ярдәм күрсәтте. Чараны оештыручылар аларга рәхмәт белдерде.
Беренче һәм икенче урынны яулаучы командаларга республиканың финал этабында уңышлар телибез.


А.ӘХМӘДАЛИНА.

Читайте нас: