Яңа көн
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Яңа көң - яңа хәбәр
17 гыйнвар 2019, 16:49

Халык муниципалитетның эшен бәяли ала, Кемнәрнең хезмәт хакы артачак?

Халык муниципалитетның эшен бәяли ала

Башкортстанда муниципаль районнар һәм шәһәр округлары халкы муниципаль берәмлек хакимияте, шулай ук халыкка хезмәт күрсәтүне Интернет аша гамәлгә ашыручы дәүләт һәм муниципаль оешмаларның эш нңтиҗәләрен бәяли ала.

Шушы ел ахырына кадәр “Башкортстан Республикасы тавышы” порталында, муниципаль берәмлекләрнең рәсми сайтларыннан файдаланып, халык арасында сораштыру үткәреләчәк.
Анда портал аша теркәлү узган һәр кеше катнаша ала.
Сораштырулар урындагы үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү максатында Россия Федерациясе Президенты һәм Башкортстан Республикасы Башлыгы указларын үтәү йөзеннән уздырыла.


Кемнәрнең хезмәт хакы артачак?

2018 елда эш хаклары 10 процентка күтәрелгән. Агымдагы елда дәњләт структурасында эшләүчеләрнең эш хакы 4,3 процентка күтәреләчәк.
Бу Россия Президентының май указларында телгә алынган хезмәткәрләргә кагылмаячак. Илнең хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин әйтүенчә, моның өчен федераль бюджеттан 100 миллиард сум акча бүленгән. Гомумән, хезмәт хаклары артачак, әмма узган елга караганда азрак булачак.


Балалар азрак туа...

Башкортстанда туучы балалар саны кими, шул ук вакытта Идел буе федераль округында иң югарысы кала.

“Росстат” аналитиклары хәбәр иткәнчә, узган елның гыйнварыннан сентябрь аена кадәр республикада 35560 бала туган.
Бу, 2017 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, бер мең кешегә кимрәк. Шуңа да карамастан, Идел буе федераль округының башка төбәкләрендә саннар тагын да начаррак.
Татарстанда 34994 бала туган, ул икенче урында. љченчедә зур аерма белән Самара өлкәсе, анда 24 876 бала дљньяга килгән. Башкортстанда мең кешегә 11,7 бала туа, Татарстанда – 12 бала. Ике төбәк тә рейтингның иң югары баскычларын били.





Каешны тагын да кысыбрак буарга кирәк булмагае




2019 елда кулланучылар кәрзине 5 процентка кыйммәтләнергә мөмкин.
2018 елның ноябрь мүгълүматлары нигезендә, азык-төлек товарларына бәяләр 3,9 процентка үскән.
Бәяләр иң нык арткан азык-төлек шикәр (23,4 процентка), йомырка (13) һәм ит (8,4) булган.
Аналитиклар фикеренчә, яңа елда ит продуктларына бәяләр 15 процентка артырга мөмкин. Шикәргә бәяләр шулай ук үсәчәк, әмма ул 10 проценттан артмас, дип белдерәләр.
Икмәк, ярма, сөт, яшелчә, җиләк-җимешкә бәяләр 5 процент-тан артмас, дип яза “Российская газета”.


Штрафлар арта, тартучылар кими





Былтыр илдә тиеш булмаган урында тәмәке тартучыларга барлыгы 74 миллион сум штраф салынган.
Тәмәке тартуга каршы закон бездә 2013 елдан гамәлдә.
Ул белем бирү һәм сәламәтлек саклау учреждениеләрендә, кафеларда, подъездларда, вокзалларда, аэропортларда көйрәтүне тыя.
Закон бозучыларга 500 сумнан 3 меңгә кадәр штраф каралган. Иң күп штраф балалар мәйданчыкларында тартучыларга салына.
Шунысы куанычлы: илдә тәмәке тартучылар саны кими. 2009 елда халыкның 39 проценты тартса, 2017 елда 29 процентка калган.
Ир-егетләрнең 45 проценты көйрәтә, хатын-кызлар арасында алар азрак. Тәмәке тартучылар фикеренчә, тартуга каршы кампаниянең иң нәтиҗәле чаралары: тәмәкенең кыйммәтләнүе һәм тәмәгать урыннарында тартуны тыю.

Читайте нас: